
Әлеге мәчетнең имамы Ринат Әхтәмов үзенең Фейсбуктагы аккаунтында балалар азан тавышыннан курыкканлыктан, тәрбиячеләрнең аларны мәчеткә экскурсиягә алып кергәнлеген хәбәр иткән иде. Илдус хәзрәт Такташов аларга ислам, мәчет, азан турында лекция сөйләгән. Шуннан соң балалар инде азаннан курыкмауларын, мәчетне яратуларын әйткән. Мәчеттә ишеткәннәр күңелгә ныграк сеңеп калсын өчен, балаларга тәм-томнар өләшкәннәр.