
Альбина Рафаил кызы Диния нәзарәтенең Татарстан ЗАГС идарәсе белән тыгыз элемтәдә булуы өчен: "Диния нәзарәтенең ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе эшендә актив катнашуы өчен рәхмәт сезгә. Урынбасарыгыз Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, идарәнең Иҗтимагый совет әгъзасы буларак, утырышларыбызда һәрвакыт катнаша һәм яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен дәгъватлау юнәлешендә тырышлык куя. Киләчәктә бу хезмәттәшлек күркәм нәтиҗәләргә китерсә иде", - дип, рәхмәт белдерде. Бүгенге көндә борчу тудырган мәсьәләләрдә тукталды. Ул соңгы елларда рәсми рәвештә теркәлгән гаиләләр саны кимүгә баруын әйтте.
Мөфти хәзрәтләре үз чиратында динебездә гаилә коруга һәм аның бәхетле булуына зур әһәмият бирелүен әйтте. "Бәхетле гаилә - җәннәтнең җирдәге чагылышы. Хәзрәтләребез яшь буында гаилә институтына карата дөрес фикер булдыру, гаиләләрне саклап калу юнәлешендә эшли һәм вәгазьләрендә бу фикерне җиткерергә тырыша. Әлеге юнәлештә дәүләт һәм дини оешмалар бергәләп эшләсә: никах укытмыйча гына яшәүгә чик куйса, яшьләргә традицион гаилә кыйммәтләрен сеңдерсә, аның нәтиҗәсе дә яхшы булыр", - диде Камил хәзрәт. Сөйләшү барышында сүз шулай ук никах теркәү, аны аерым бер тәртипкә китерү турында да барды.
Әйтелгән сүзләрне күәтләп, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте һәм Татарстан ЗАГС идарәсе арасында хезмәттәшлек итү килешүе төзелде. Документны Татарстан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева имзалады. Килешүдә ике якның гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы рухи-әхлакый гореф-гадәтләрне саклап калу юнәлешендәге эшчәнлеге чагылыш тапкан.