“Әбү Хәнифә һәм аның укучыларының фәтвә чыгару ысуллары” китабы чыкты

Күптән түгел “Хузур” нәшрияты тарафыннан әзерләнгән “Әбү Хәнифә һәм аның укучыларының фәтвә чыгару ысуллары” дип исемләнгән китап сатуга чыкты.

БӘЙЛЕ
2016 Июл 12

Күптән түгел “Хузур” нәшрияты тарафыннан әзерләнгән “Әбү Хәнифә һәм аның укучыларының фәтвә чыгару ысуллары” дип исемләнгән китап сатуга чыкты.

 

 

Рус телендә чыккан әлеге басманың авторы – күренекле дин галиме Әбү Габдуллаһ Әбд әр-Раззәк Әбд әр-Рахмән әс-Сәгъди.

 

 

 

 

Китап Әбү Хәнифәнең тормышы, дини эшчәнлеге, үзе һәм укучылары тарафыннан эшләнелгән шәригать хөкеме чыгару ысуллары, хәнәфи мәзһәбенең үзенчәлекләре, хокук гыйлемен укыту кебек бүлекләрдән тора.

 

 

 

 

“Хузур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин сүзләренә караганда, Имам Әбү Хәнифә ислам хокукы тарихында зур урын алган шәхес. “Аның тарафыннан чыгарылган фәтвәләр тормышның төрле өлкәләренә карый, – ди ул. – Алар һәрвакыт төгәл һәм дөрес булган, кызыксындырган сорауларга җавап биргән, шунлыктан кешеләргә дә зур йогынты ясаган.”

 

 

 

 

Китапның авторы Татарстанга Болгар Ислам Академиясе оештыру уңаеннан чакырулы булган. “Әлеге хезмәт шәкертләргә хәнәфи мәзһәбенең асылын өйрәнергә, бу мәзһәбнең галимнәре һәм үсеш этаплары белән танышырга ярдәм итәчәк, – дигән фикердә Ришат Хәмидуллин. – Әлеге басма киң җәмәгатьчелек өчен дә кызыклы, шулай ук яшьләрнең белем дәрәҗәсен арттыруда да мөхим урын алып тора. Аеруча бу мәсьәлә үзләрен Ислам белән бәйләп күрсәткән төрле дини агымнар тарафыннан аңлатма биргәндә чагыла. Гәрчә аларның динебезгә бернинди катнашы булмаса да. Кайберәүләр дин турында дөрес мәгъләматлары булмау сәбәпле, Исламны яманлыйлар, мөселманнар арасында ызгышлар чыгалар. Китап кешеләрне мондый нәрсәләрдән кисәтә, ялган идеяләрнең таралуын булдырмаучы дәлилләр китерә. Әс-Сәгъди шәехнең әлеге китабы “Хозур” нәшриятының рәсми уку-укыту әсбаплары исемлеген тутырды.”

 

 

 

 

“Әбү Хәнифә һәм аның укучыларының фәтвә чыгару ысуллары” китабы мең данә тираж белән сатуга чыкты.

 

 

 

 

"Татар-информ"

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе