2015 Дек 30
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Бөгелмә районында. Иртән ул Карабаш бистәсендә 19 гасыр ахырында төзелгән мәчеттә булды. Биредә мөфти хәзрәтләре район имамнары белән аралашты. Бөгелмә имамнары Камил хәзрәт белән дини вәзгыять хакында сөйләште һәм мәхәлләләрендә ел дәвамында алып барылган эш нәтиҗәләре белән уртаклаштылар. Мөфти аерым уңышларга ирешкән имамнарга рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук мөфти имамнарны Мәүлид бәйрәме белән котлады.
Бүген районда 15 мәчет эшли. Бөгелмәнең үзендә шулай ук бер мәчет төзелеп килә. Сәфәр барышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөгелмә хакимиятендә район башлыгы ЛинарЗакиров белән очрашты. Ике як үзара хезмәттәшлек һәм мөхтәсибәтнең бүгенге хәле турында фикер алышты. Соңыннан истәлекле бүләкләр бирештеләр, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
«Татар-информ»