Бүген Казанда Сөембикә-ханбикәнең тууына 500 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла

“Татарстан рәссамнары: тууына 500 ел тулу алдыннан Казан ханлыгы патшабикәсе - Сөембикә образы” дип аталган күргәзмә башкалада 26 августтан 26 сентябрьгә кадәр Кремльдә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә эшләячәк.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 26. Фото:art16.ru

Республика көненә багышланган күргәзмә бүген көндезге сәгать өчтә үз ишекләрен ача.

ТР Дәүләт рәсем сәнгате музее тупланмасыннан һм Татарстан рәссамнары әсәрләреннән торган күргәзмә легендар Сөембикә образын беренче тапкыр бердәм күргәзмә җирлегендә тәкъдим итә.

Ханбикәнең туган көне төгәл билгеле түгел, кайбер мәгълүматлар буенча ул 1516 еллар тирәсендә дөньяга килгән дип санала. Сөембикә – Нугай ханы Йосыф бәкнең кызы, Нугай Урдасына нигез салган Идегәйнең туруны.

Аның Казан ханлыгында гомер иткән чоры 1535-1551 елларга туры килә. Ханбикәнең язмышы татар халкы тарихының алтын гасыры символына әверелә. Сөембикә образы легендалар, мифлар, риваятьләр һәм хикәятләр белән чолгап алынган. Ул безгә татар хатын-кызының чибәрлеге, баласына һәм туган җиренә булган хисләрен күзалларга мөмкинлек бирә.

Сөембикә образы патша Россиясендә дә, советлар вакытында да идеология белән тыгыз бәйләнгән тема була. 1552 елда Казан ханлыгы җимерелгәч, күп гасырларга сузылган торгынлык чоры башлана, рухи кыйммәтләр онытыла. Шуңа карамастан, рус сәнгатендә кайчандыр Россия территориясендә яшәгән ханлыклар һәм дәүләтләргә походлар һәм яулап алуларга, бу җирлекләрнең көчле шәхесләренә багышланган әсәрләр туа. Мәсәлән, В.Г. Худяковның Ульяновск сәнгать музеенда саклана торган “Тоткынга алынган, Казанны ташлап китәргә мәҗбүр ителгән Сөембикә-ханбикә” картинасы (1870) – шундыйлардан. 1920-30 елларда Казан сәнгатендә милли тарихка карата кабат кызыксыну уяна (И.И. Князьков «Ивана Грозныйның Казан кремленә керүе»).

ХХ гасыр башка кыйммәтләр һәм өстенлекле юнәлешләрне китереп чыгара. 1960 еллар ахырына кадәр Татарстан рәссамнары әсәрләрендә милли тема этнографизм һәм типаж дәрәҗәсендә була. Сөембикә манарасы, Касыйм шәһәре пейзажлары А.И. Трапицын, С.О. Лывин, В.В. Анютин, Р.А. Гыйләҗев, Г.Л. Эйдинов картиналарында чагылыш таба.

1970-80 елларда Татарстанның тарихи рәсем сәнгате панорамасында Ч. Әхмәров, Б.Урманче, И.Зарипов, Ә.Тумашев, К.Нәфыйков, Р.Вахитовның үз вакыты өчен новаторлык хезмәтләре барлыкка килә. Сөембикә образы аша Казан ханлыгы дөньясын ачып, Бакый Урманче ханбикәнең җуелмас скульптур портретын ясый.

Урта Азия Көнчыгышы Р.Вахитовның иҗатында үз эзен калдыра. 1980-90 еллар чигендә ул милли теманы яңача күзаллый башлый. Ә Ф.Халиковның иҗаты татар халкы тарихын тирәнтен өйрәнүдән башлана. Аның әсәрләренә дөреслек, теманы тәфсилле ачу хас. Стилистикада ул рус тарихи рәсем сәнгате традицияләренә якын (И. Репин, В. Суриков).

Бүгенге көндә Сөембикә образына мөрәҗәгать итү шартлы, «мөселман авангарды», абстракционизм, концептуализм, гади алымнар, шәмаил сәнгате эстетикасы кебек постмодернизм теле аша бара. Е.Г. Голубцов, Ш.М. Шәйдуллин, Р.А. Килдебәков, А.Р. Ильясова, Р.Ә. Кильдебәков, Ф.Р. Вәлиуллин, М.Ш. Хаҗиев, В.П. Аршинов, Р.Г. Шәмсетдинов, Н. Нәккаш, З. Бикташева кебек осталар шушы юнәлештә эшли.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе