
Шундый авыруга дучар булуга карамастан, Рамазан бик сәләтле һәм кызыксынучан бала. Ул биергә, җырларга, төрле иҗат төрләрен бик ярата. Гел нәрсәдер уйлап табып тора. Рамазан кешеләрне бик ярата, киң күңелле бала.
Бүгенге көндә “Ярдәм” фонды карамагындагы “Гаилә учагы” йортында 10 бала тәрбияләнә, биредә тагын 3 нарасыйны сыендырырга ниятлиләр. “Гаилә учагы” Татарстанның Теләче районы Иске Җөри авылында урнашкан.
Агымдагы елның 26 мартында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды “Яшь йөрәкләр” проекты белән берлектә Хәйрия концерты уздыра. Концерт “Гаилә учагы” балалар йортына булышу максатыннан, Питрәч районы Шәле авылында оештырыла.