Бөгелмәдә көньяк-көнчыгыш мәчетләре арасында мини-футбол буенча чемпионат узды

Ул “ИНТЕР” автоүзәге кубогына уздырылды. Ярышта Лениногорск, Чирмешән, Баулы, Уруссу һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләре вәкилләре катнашты.

БӘЙЛЕ
2016 Фев 15

13 февральдә Бөгелмәнең “Энергетик” стадионында республиканың көньяк-көнчыгыш мәчетләре арасында мини-футбол буенча чемпионат булды. Ул “ИНТЕР” автоүзәге кубогына уздырылды. Ярышта Лениногорск, Чирмешән, Баулы, Уруссу һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләре вәкилләре катнашты.

Беренчеләрдән булып катнашучыларга үзенең хәер-фатихасын көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин җиткерде. Спортчыларны шулай ук Бөгелмә муниципаль районының яшьләр эшләре һәм туризм буенча бүлек җитәкчесе Илдар Рәфыйк улы һәм әлеге уеннарның төп иганәчесе Мәгъсум Загиров сәламләде.

Уен нәтиҗәләре:

1 нче урын – Бөгелмә мөхтәсибәте командасы;

2 нче урын – Лениногорск мөхтәсибәте командасы;

3 нче урын – Баулы мөхтәсибәте командасы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе