Арчаның үзәк стадионында Җиһангирлар аллеясына нигез салынды

Ул татарстанлы Сергей Рыжиковның космоска очуына һәм Юрий Гагаринның космоска очуына 55 ел тулуга багышланды.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 20. Фото:arskmedia.ru

“Җиһангирлар” инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов: "Мин Сергей Рыжиков белән 2013 елдан бирле таныш. Элемтәдә тордык. Бүген шушы минутларда аның хөрмәтенә аллея барлыкка килүе турында да хәбәрдар ул. Рәхмәтен җиткерде. Алла боерса, сезне сөендерербез, диде. Бүгенге чара турында аңа да хәбәр итәчәкбез, – диде.

Җиһангирлар аллеясына нигез салу тантаналы төстә башланып китте. Анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов катнашты, хезмәт ветераны Әмир Шәяхмәтов та чакырылган иде.

"Космик корабль командиры Сергей Рыжиков белән бергә космоска бортинженер, Россия Герое Андрей Борисенко һәм Америка гражданины Роберт Шейн Кимброу да очты. “Союз–МС–02” 9 минут эчендә, без тантаналы чараны үткәргән арада, инде космоста булды һәм андагы безнең өч космонавт белән очрашты. Алар яңадан җиргә ярты елдан 2017 елның март уртасында кайтачак", – дип аңлатты Хәлил Гайнетдинов.

Җиһангирлар аллеясына нигез салуда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчелегендә Арча мәктәпләре укучылары, уку йортлары студентлары катнашты.

"Мондый чарада катнашуыбыз белән без чиксез горурланабыз", – диде Арча педагогика көллиятенең волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Камила Сафина.

"Безнең бу проектны кабул итеп алып, ярдәм кулы сузган өчен Рөстәм Касыймовка, Зиннур Сәгыйтовка, оештыруда булышлык күрсәткән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранинага һәм, әлбәттә, инициатор Хәлил Гайнетдиновка, укучыларга, студентларга зур рәхмәт, – диде әлеге чараны оештыруда башлап йөрүче Социаль белем бирү академиясенең Арча филиалы җитәкчесе Руслан Галәветдинов. – Бу аллеяны тагын да киңәйтербез әле. Киләчәк буын үз геройларын белеп торсын".

Гөлсинә Зәкиева.

http://arskmedia.ru/


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе