2016 Фев 18
Казан мэры Илсур Метшин кичә “Кадрлар резервы” республика проекты катнашучылары белән очрашты. Шәһәр җитәкчесе студентларга уңышлы җитәкче булу һәм дәүләт хакимияте органнарында команда эшен оештыру буенча киңәшләрен бирде, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәми ММЧ белән элемтәләр бүлеге.
Чара “Циферблат” ирекле киңлек бинасында үтте, спикерны тыңлар өчен 50 кеше – шәһәрнең югары уку йортлары студентлары җыелган иде. Алар әле яңа гына җиденче сезон “Кадрлар резервы” республика проектының икенче этабыннан кайтканнар, чара “Идел” яшьләр үзәгендә үтә. Икенче этапта Татарстанның берничә районыннан һәм шәһәреннән 90 кеше катнашкан, шул исәптән Казаннан 58 кеше һәм чит төбәкләрдән студентлар булган.
Илсур Метшин, үзләренең тыгыз графикларыннан вакыт табып, очрашуга килгәннәре өчен яшьләргә рәхмәт белдерде. “Лидер булып тумыйлар, ә хезмәт аша ирешәләр. Шәхсән минем уңышым шәһәремнең уңышы белән бәйле. Балачакта мин ишегалдындагы хоккей командасы капитаны идем, мәктәптә - староста, беренчеләрдән булып комсомолга кабул ителдем. Һәрвакытта да алда булу мөһим. Әмма лидерлык икеләтә җаваплылык өсти, син бит кешеләргә эшләргә, аларны яратырга, тыңлый белергә һәм берләштерергә тиешсең”, - дип башлады сүзен мэр һәм студентлар белән аралашуга күчте.
Яшьләр Илсур Метшинга муниципаль учреждениеләрдә эшләү, “Рубин” футбол клубы, шәхес буларак ничек үсү турында күпләгән сораулар бирде.
Искәртеп үтәбез: “Кадрлар резервы” республика проекты Татарстанда 2009 елдан бирле тормышка ашырылып килә. Ул талантлы яшьләрне барлау, укыту һәм ярдәм итүгә йөз тота.
«Татар-информ»