
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә 15 декабрь көнне республикада аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар явачак. Юлларда-бозлавык.
Төнлә күпчелек районнарда 4-9 градус салкын булачак, көнчыгыш районнарда – 12 градуска кадәр. Көндез температура 2-5 градус салкын булачак, урыны белән -7 градус.
Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем булуы ихтимал. Төнлә 5-7 градус салкын булса, көндез – 2-4.
16 декабрь төнендә Татарстанда болытлы һава, күпчелек районнарда бераз кар яварга мөмкин. Температура 10 градуска кадәр төшәчәк, юлларда – бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.