
"РИА-Новости” дан алынган мәгълүматларга караганда, журналист, Сүрия гражданы Мөхәммәд илнең төньягындагы Алеппо шәһәрчегенә якын урында һәлак була.
Телеканал репортеры нигездә гуманитар мәсьәләләрне яктырткан була.
Сүриядә 2011 елның мартыннан хәрби низаг бара. БМО мәгълүматларына караганда, бу илдә инде 100 меңнән артык кешенең гомере өзелгән. Хөкүмәт гаскәренә каршы биредә төрле хәрби оешмага караган отрядлар сугыша. Аларда шул исәптән чит илләрдән ялланган хәрбиләр дә бар.
"Репортеры без границ» оешмасы хәбәрләренә күрә, Сүриядәге низагның башыннан алып, 25 чит ил журналисты һәлак булган, тагын 16 каләм иясе хәбәрсез югалган. Болардан тыш, Сүриянең 70кә якын үз репортеры һәм медиа активисты фаҗигале төстә үлгән.