Аксубай мөселманнары Санкт-Петербург метросында шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр өчен дога кылды

Аксубай мөхтәсибәте мәчетләрендә өйлә намазыннан соң Санкт-Петербург метросында шартлау нәтиҗәсендә үлгән һәм тән җәрәхәтләре алучылар өчен дога кылдылар.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 06. Фото:gorodskievesti.ru

Билгеле булганча, фаҗига 3 апрель көнне Санкт-Петербургта "Сенная площадь" платформасында “Технология институты” метро станциясендә була. Соңгы мәгълүматлар буенча, 14 кеше үлгән, 55 кеше зыян күргән.

Бу уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да кайгы уртаклашты. "Әлеге фаҗига Татарстан мөселманнарының күңелләрен әрнетте һәм тетрәндерде. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә сабырлык телим, Аллаһы Тәгаләдән тән җәрәхәтләре алганнарга тиз арада савыгуларын һәм алга таба илебезне мондый авыр кайгылардан саклавын сорыйм!" - диде ул.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе