20 гыйнварда җомга намазына кадәр Такталы авылы үзәк мәчетендә мәхәлләдәге пенсия яшендәге картлар арасында компьютер дәресләре башланып китте. Дәресләрне Такталы авылы имам-хатыйбы Илнар хазрәт Сафиуллин алып бара.
Дәресләрдә теләге булган һәркем катнаша ала. Беренче дәресләр компьютер белән танышу буларак кына бара. Киләчәктә интернет, дәүләт хезмәтләре күрсәтү сайтын кулланырга өйрәнү, гарәп графикасын үзләштерү көтелә. Дәресләр уңышлы үтсә, Аксубай мөхтәсибәтенең башка мәчетләрендә дә шушындый курслар булдырырга исәп, дип хәбәр итә оештыручылар.