
Билгеле булганча, 2014 елның 14 ноябрендә РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре Советы рәисе, мөфти, шәех Равил Гайнетдин Архангельск мәчетен яңадан торгызуга фатыйхасын бирә.
Равил Гайнетдин үзенең сәламләү сүзендә:”Татар-мөселманнар Архангельск өлкәсендә берничә гасыр дәвамында гомер итә. Динне һәм милли гореф-гадәтләрне саклап, төбәк үсешенә үз өлешен кертә. 1905 елда салынган мәчетне реконструкцияләү эшендә җирле мөселманнарның дини яңарышын гына түгел, ә Архангельск өлкәсендәге төрле милләт һәм төрле дин тотучылар арасындагы туганнарча мөнәсәбәтләрне, шулай ук Россиянең төрле төбәкләре – Төньяк белән Идел буе арасындагы тарихи мөнәсәбәтләрне, халыклар арасындагы элемтәне дә күрәбез. Аларның хезмәттәшлеге һәм бер-берсенә ярдәмләшүе гасырлар узу белән тагын да ныгый һәм киңәя. Бу – Россиянең бердәмлегенә һәм көченә дәлил. Арахангельск мәчете эшли башлагач, ул әхлаклылык, ихласлылык, кече күңеллелек һәм ватанпәрвәрлек сыйфатларын тәрбияләү үзәге булыр дип ышанам”, - дип билгеләп үтә.
Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.