
«Әлеге календарьда без Азнакай мөхтәсибәтенә караган барлык мәчетләрнең дә сурәтләрен керттек, - диде имам-мөхтәсиб. — Быел календарьның дизайнын үзгәрттек һәм үткән елны төзелгән мәчетләрнең сурәтләрен өстәдек. Бүгенге көндә районда 45 мәчет эшләп килә, тагын берничә авылда гыйбәдәт йортлары төзелә».
Хәзерге вакытта барлык мәчетләрдә дә имам әбу Хәнифә мәзхәбе буенча вәгазьләр укыла, көндәлек һәм җомга намазлары үткәрелә, районның 23 мәчетендә Ислам дине нигезләрен һәм Коръән укырга өйрәтү дәресләре оештырылган. Ел саен 8 мәчеттә мәктәп яшендәге балалар өчен ял итү үзәкләре оештырыла. Район имамнары өчен атна саен Үзәк мәчеттә укулар алып барыла.
Соңгы елларда мәчетләрне төзү һәм яңарту буенча район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән дә бик күп эш эшләнде.
Азнакай районы мәчетләре төшерелгән әлеге календарь азнакайлыларга бик яхшы бүләк булыр дип өметләнәбез.