Саратов районы Усть-Курдюм бистәсендә мөселманнар өчен җәйге ял лагере эшли. Ул Идел буенда урнашкан «Заря» ял базасында оештырылган.
Лагерьда 150 егет ял итә. Егетләр арасында төрле милләт вәкилләре бар: татарлар да, казахлар да, чәченнар да, аварлар да, русслар да әзәрбайҗаннар да һ.б.лар. Алар смена дәвамында дин сабаклары алалар, Коръән, намаз укырга өйрәнәләр. Егетләрнең әйдаманнары «Шәех Сәет» мәдрәсәсе студентлары һәм укытучылары. Алар егетләргә ислам нигезләрен генә өйрәтеп калмыйлар, ә мөселманнар нинди булырга тиешлеген үз мисалларында күрсәтәләр.
Аланда егетләр өчен бик күп төрле чаралар оештырыла.Балаларның төрле милләттән булуын исәпкә алып, лагерь җитәкчелеге ел саен «Дуслык фестивале»н үткәрә. Фестивальне ачу тантанасында Саратов өлкәсе мөфтие Мөкәддәс хәзрәт Бибарсов, Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе президенты Сәлман хаҗи Мусаев, Саратов өлкәсе думасының җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе Андрей Россошанский һ.б. кунаклар катнашты. Аларның сәламләү сүзләренә җавап итеп, малайлар үз талантларын күрсәттеләр: төрле халык биюләрен биеделәр, җырлар башкардылар, гармунда уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык