Әлмәт районы башкарма комитеты сәүдә оешмаларына һәм гомумтуклану предприятиеләренә мәктәп укучыларының чыгарылыш кичәсе көнне спиртлы эчемлекләр сатудан тыелып торырга тәкъдим итте. Быел Әлмәт районы урта мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре 18 июньдә үтәчәк. Бу турыда журналистларга Әлмәт районы башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мондый чара әлмәттә беренче тапкыр гына үткәрелми. Инде берничә ел рәттән мәктәп тәмамлаучыларның көтеп алган бәйрәмен спиртлы эчемлекләрсез үткәрү пропагандалана. Мондый чикләүләр әти-әниләр, мәктәп укытучылары һәм районның сәламәтлек саклау оешмалары тәкъдим белән кертелгән. Чөнки еш кына олы тормышка аяк басу бәйрәме мәктәп тәмамлаучылар өчен күңелсез тәмамлана: әти-әниләр балаларын айныткычлар эзләргә яки исерек килеш өйгә алып кайтырга мәҗбүр була.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык