Кыргызстанның мөселманнар Диния нәзарәте илнең кораллы бәрелешләр бара торган өлкәсенә «Килешү кәрваны» җибәрде. Әлеге чараның максаты - кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы каршылыкны бетерү, аларны үзара килештерү. Бу турыда «24.kg» агентлыгына Мөфти киңәшчесе Йосыф ажы Лома хәбәр иткән.
«Килешү кәрваны»на 45 кеше кертелгән. Алар барысы да әйдәп баручы, хөрмәтле мөселман эшлеклеләре. Әлеге дин вәкилләре тугандаш милләтләр арасында килеп чыккан каршылыкны ничек тә киметергә, мөселманнар арасындагы канкоешны туктатырга тырышачаклар.
Йосыф ажы Лома әйтүенчә, хәзер кораллы бәрелешләр бара торган төбәктә эшләүче мөселман җитәкчеләре дә халыкны тынычландыру өчен бар көчен куя.
Исегезгә төшерәбез: Кыргызстанда сәяси хәл әле һаман да киеренке булып кала бирә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык