Таҗикстаннан Россиягә җиләк-җимеш һәм чикләвек кертергә рөхсәт бирелде

Россия Таҗикстаннан киптерелгән җиләк-җимеш һәм чикләвек кертүгә чикләүләрне бетерде. Бу турыда Роспотребнадзор җитәкчесе, баш санитар табиб Геннадий

БӘЙЛЕ
2010 Июн 16

Россия Таҗикстаннан киптерелгән җиләк-җимеш һәм чикләвек кертүгә чикләүләрне бетерде. Бу турыда Роспотребнадзор җитәкчесе, баш санитар табиб Геннадий Онищенко хәбәр итә.

Таҗикстаннан киптерелгән җиләк-җимеш һәм чикләвек кертүне тыючы закон баелның маенда кабул ителгән иде. Моның сәбәбе - Таҗикстанда полиомиелит авыруы киң таралу белән аңлатылды. Киптерелгән җиләк-җимеш һәм чикләвек өстәмә чистартылмыйча гына кулланыла. Шуңа күрә ул Россия халкы өчен куркыныч булырга мөмкин, дип белдерде ул вакытта Роспотребнадзор җитәкчесе.

Бу тыюлардан тыш, Таҗикстаннан Россиягә килүче очкычларда һәм поездларда да санитар тикшеренү үткәрелергә тиеш, дигән карар кабул ителде. Шуңа өстәп, Таҗикстаннан Россия территориясенә 6 яшькә кадәрге балаларны да кертү тыелды.

Онищенко «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгына: «Алга таба әлеге чикләүләр дә бетерелергә мөмкин», - дип белдерде.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 29
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе