Шайтан маҗаралары

Ф. И. О. Ләгънәт кыгынган, гөнаһ пычраклыгына баткан шайтан. Туу вакыты: Күптән инде. Адәм г-м туганчы. Профессиясе: Җир шарын туздыру. Аның максаты - барлык кешеләрне дә үзе

БӘЙЛЕ
2009 Июн 16

Ф. И. О. Ләгънәт кыгынган, гөнаһ пычраклыгына баткан шайтан.

Туу вакыты: Күптән инде. Адәм г-м туганчы.

Профессиясе: Җир шарын туздыру. Аның максаты - барлык кешеләрне дә үзе белән җәһәннәмгә өстерәү, мөмкин булса, төбенә үк.

Тору урыны: Аллаһы Тәгаләнең исемсе телгә алынмаган һәрбер йортта, барлык начар урында. Аның килүе гөнаһларга, бәхетсезлеккә, җәһәннәм газабыннан курыкмаган йөрәкләрне адашуга этәрә.

Белеме:

1) Кешеләргә вәсвәсә кылу, гөнаһларны рөхсәт ителгән гамәлләр шикелле матурлау буенча югары белемгә ия (магистр).

2) Кызыл җәһәннәм университеты докторы, бөтен янгыннарны кабызу буенча профессор.

3) Хатын кызларны азат итү (бигрәк тә мөселман киеменнән) һәм моның белән ирләрнең ләззәтләнүе буенча халыкара үзәкнең баш председателе.

Иблис балаларына әйтә: "Шулай эш итегез: һәрбер яшь кеше кулына тәмәке тотып йөрсен, аның башында өч кенә төрле уй булсын: матур кызлар, акылсызлык җырлары, футбол уеннары. Кызларның башында исә мондый уйлар булсын: чәчләре турында, помада турында уйлану, кешеләр турында гайбәтләр, кызыктыручы кинолар.

Шайтан егет белән кыз янында утыручы шайтаннарга әйтә:

- Алар белән берничә минут кына булыгыз. Аннары аларны калдырып китегез. Сезгә аларны адаштырыр өчен артык тырышлык куярга да кирәкми. Аларны бары тик күзәтеп кенә торырга кирәк.

Иртәнге намазга азан әйтелә.

Иблис пышылдый: "Ашыкма әле син. Син бит беләсең: камәт 20 минуттан соң гына төшерелә. Азрак йокла әле, аннары мин сине үзем уятырмын".

Шайтан мөселман кызына әйтә: "Син ни өчен бу кызуда да бөркәнеп йөрисең, сеңлем? Әнә теге кайнашып торган кызга кара әле. Ул барлык матур егетләрне дә үзенә җәлеп итә. Ай, ничек итеп барысы да аның тирәсендә кайнашалар. Син бит үзеңнең аңа караганда да матуррак һәм күркәмрәк икәнеңне беләсең, ә нәрсәгә соң син югалып торасың? Ул үзен ничек итеп реализацияләргә кирәк икәнен белә, ә син дивана. Син хәтта егетләргә тәнеңнән бер җиреңне дә ачып күрсәтмисең".

Мөселман кешесе садака бирергә җыена. Шайтан кычкыра: "Тукта, көт! Кошмар! Син нәрсә эшләргә җыенасың? Син оныттыңмы әллә? Без ничек сөйләшкән идек: әле синең яңа кәрәзле телефон аласың бар, диңгез буенда ял итәсең дә бар. Әгәр көненә бер сум садака биреп барсаң да, 2 атна эчендә зур суммадагы акчаны югалтасың. Шулай түгелме?"


avatar
1 Ibrar • 02:46, 2013 Июл 21
If not for your writing this topic could be very coelvoutnd and oblique.
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе