Төркиядә төрек телендә белем алучы укучылар арасында олимпиада булып үтте. Анда дөньяның төрле илләрендәге төрек мәктәпләрендә укучы 12 яшьтән 16 яшьтәгечә балалар җыелды. Быел ул сигезенче мәртәбә оештырылды.
Быелгы олимпиаданың программасы башка еллар белән чагыштырганда баерак иде. Балалар арасында барлык раса вәкилләре бар: Австралиядән - Африка илләренә, Австриядән - Монголиягә, АКШтан - Вьетнамга, Финляндиядән - Көньяк Кореяга, Англиядән - Малайзиягә, Франциядән – Кувәйтка, Норвегиядән - Португалиягә, Бельгиядән Һиндстанга чаклы киң география балалары бер сәхнәдә урын алды, барысы да төрекчә сөйләште, төрекчә җырладылар, биеделәр, ярыштылар, талантларын күрсәттеләр.
«Бер үк телдә сөйләшәбез» шигаре астында үткән VIII Халыкара төрекчә олимпиадада 120 илдән 750 укучы катнашты.15 көн дәвам иткән олимпиада чаралары быел Төркиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелде.
Олимпиадада укучылар гына түгел, төрек мәктәпләрендә укытучы педагоглар да катнашты. Алар «Дәрес аңлату», «Укытучының белеме» кебек номинацияләрдә көч сынашты.
Олимпиадада Татарстандагы татар-төрек лицейларыннан да делегацияләр катнашты.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (2 өлеш)
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (1 өлеш)
Маэмайга сорау бар! Тукайның бала шигырьләре