Лондоннан Газа секторына гуманитар ярдәм җибәрүгә әзерлек алдагы 13 атна буе дәвам итәчәк. Әлеге гуманитар ярдәм тарихта иң зурысы булыр дип көтелә. Гуманитар йөк төягән 60 корабтан торучы флотилия һәм 500 йөк машинасын тәшкил итүче колонна Рамазан аеннан соң юлга кузгалачак. Бу турыда Палестина белән теләктәшлек кампаниясе оештырган конференциядә британ парламентының элеккеге депутаты Джордж Гэллоуэй хәбәр итте.
«Вива Палестина» оешмасы вәкиле Кевин Овенден исә (ул соңгы флотилия пассажиры да булган) әлеге гуманитар ярдәм алдагысыннан эрерәк булачак, ярдәмне Газага илтүдә бик күп британия активистлары катнашачак, дип белдерде.
Әлеге эшне Палестина белән теләктәшлек кампаниясе һәм «Вива Палестина» оешмасы бергәләп алып барачак. Йөк төягән кораблар һәм машиналар 12 сентябрьдә юлга чыгар һәм өч атна ярымнан Газага абрып җитәр, дип көтелә.
«Азатлык флотилиясе-2» җәмгыятьтә күбрәк аваздашлык табар дип ниятләнә. Аның составына инде хәзердән үк Италия, Франция, Испания, Бахрейн кебек илләрдән активистлар кергән. Хәзер Марокко, Мавритания кебек гарәп илләре белән дә сөйләшүләр алып барыла.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык