13 июньдә Омск шәһәрендә балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды. Бәйрәм «Омск кирмәне» тарихи-мәдәни комплексында үтте. Сабантуй 5 яшьлек малайның (ул «Хәер Ихсан» мәчете имамы Закир Шәриповның малае) Коръән укуы белән башланып китте. Балаларны котларга дип Себер төбәге мөфтие Анарбәк Юнысов та килгән иде.
Сабантуй кысаларында балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе дә оештырылды. Анда «Хәер Ихсан» мәчетенә дин сабакларына йөрүче балалар катнашты. Һәр бәйгеченең чыгышын имамнар Закир Шәрипов, Бота Бакулин, Җаксылык Госманов бәяләп барды. Бер генә катнашучы да игътибарсыз калмады - аларның һәрберсе өчен дә аерым бүләкләр әзерләнгән иде.
Балалар Сабан туе Омскидагы Татар милли-мәдәни мохтарияте һәм «Омск кирмәне» тарихи-мәдәни комплексы тарафыннан оештырылган иде. Бәйрәмгә кунакка башка милли-мәдәни оешмалардан да иҗат коллективлары, балалар чакырылган иде.
Сүз уңаеннан, Омскида балаларны дингә якынайту, аларда татар теленә, мәдәниятенә, әдәбиятына кызыксыну уяту өчен күләмле эш алып барыла.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык