Кыргызстанда кораллы бәрелешләр дәвам итә

Кыргызстанда сәяси хәл кискенләшә. Илдә башланган кораллы бәрелешләр дәвам итә. Кыргызстан җитәкчелеге 170 кешенең үлүе һәм илдә әкренләп

БӘЙЛЕ
2010 Июн 15

Кыргызстанда сәяси хәл кискенләшә. Илдә башланган кораллы бәрелешләр дәвам итә. Кыргызстан җитәкчелеге 170 кешенең үлүе һәм илдә әкренләп тотрыклылык урнашу турында хәбәр итә, ләкин шаһитләр сүзенә караганда, бәрелешләр көчәя генә бара, ә үлүчеләрнең саны 2000гә якынлашкан.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Ош өлкәсендә - 94, ә Җәләл-Абад өлкәсендә 43 кеше үлгән, 1762 кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Кыргызстандагы рәсми мәгълүмат чаралары илдәге хәлнең тотрыклануы турында хәбәр тарата. Кичә иртән Ош өлкәсе губернаторы Бектур Асанов: «Үткән төн тыныч узды, бәрелешләр булмады. Аерым провакация очраклары булды, әмма алар бәрелешләргә китермәде», - дип хәбәр итте. Кичә Оштагы кайбер сәүдә нокталары да эшли башлаган.

Әмма җирле халык мәгълүматларына караганда, Ош шәһәрендә генә дә 1500-2000 үзбәк үтерелгән. «Рәсми саннарны Сәламәтлек саклау министрлыгы җыя, ә алар хастаханәдә үлгәннәрне генә исәпкә ала», - дип әйтә алар. Шуңа өстәп, шәһәрдәге Гадәттән тыш хәлләр бүлекчәсенә, гуманитар йөк төягән машиналарга да кораллы һөҗүм оештырылган 

Исегезгә төшерәбез: кыргызлар белән үзбәкләр арасында кораллы бәрелешләр 11 июньгә каршы төндә башланган. Ике як та бер-берсен гаепләүне дәвам итә. Беркем дә юл куярга җыенмый. Кыргызстан җитәкчелеге исә бу хәлдә таҗикларны гаепли: таҗик милләтеннән булган билгесез кешеләр машина тәрәзәсеннән генә башта - үзбәкләрне, аннан кыргызларны атып китә. Нәтиҗәдә ике милләт арасында каршылык башлана.

Кыргызстандагы хәлләр коточкыч, дип әйтә шунда булучылар. Коралланган кыргызлар үзбәкләрне суеп йөри, аларның йортларын яндыра, хатыннарын, балаларын үтерә. Үзбәкләр ашыгыч рәвештә илдән качып китү ягын карый: 70 меңләп кеше Үзбәкстан белән ике арадагы чик сызыгында җыелган.

«Фәрганә.ру» басмасының баш мөхәррире Данил Кислов әйтүенчә, илдәге каршылык арта гына бара. Кислов әфәнде фикеренчә, биредә Россия кысылып кына да хәл уңайга үзгәрмәячәк. Җитәкчелек үзе үк әлеге бәрелешләр яклы, дип белдерә ул.

Бүген исә РФнең Ерак Көнчыгыш төбәкләре мөфтие Габдулла ибн Җәмил Россиядә эшкә килгән кыргызларны һәм үзбәкләрне бер-берсенә хөрмәт белән карарга, коралга тотынмаска чакырды. «Исламда бер гаепсез кешеләрне үтерү тыела. Бигрәк тә мөселманнар өчен изге булган Рәҗәп аенда», - диелә аның мөрәҗәгатендә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе