17 июньдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Манаралар күккә ашкан, моңлы азан, балкып тора нурлы Казан» конкурсына тәкъдим ителгән эшләр күргәзмәсе ачыла. Әлеге конкурста Казандагы сәнгать мәктәпләренә йөрүче, рәсем ясарга яратучы балалар катнашты. Рәсем конкурсын Ислам мәдәнияте музее оештырган иде. Ул май ае буе дәвам итте. Аның максаты - балаларда төрле диннәргә, халыкларга карата хөрмәт хисләре уяту.
Казан элек-электән ислам мәдәнияте үзәге булып санала. Башкаланы күккә ашкан манаралы мәчетләрсез күз алдына да китереп булмый. Конкурста катнашучыларга берничә тема тәкъдим ителгән иде: Казан буенча сәяхәт, Иске Татар бистәсе, Казан Ханлыгы турындагы риваятьләр, Казандагы борынгы мәчетләр, мәчетнең эчке бизәлеше, намаз вакыты, мөселман гаиләсе һәм мәчет һ.б.лар.
Күргәзмә Ислам мәдәнияте музеенда 11 сентябрьгә кадәр иртәнге 10.00дән 19.00гә кадәр эшли.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (2 өлеш)
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (1 өлеш)
Маэмайга сорау бар! Тукайның бала шигырьләре