Новосибирск шәһәрендә хәләл казылык ясау цехы ачылды. Моңа кадәр әлеге төбәктә хәләл ит ризыкларын гадәти хәләл булмаган казылык белән бергә җитештерәләр иде. Шуңа күрә алар мөселманнар арасында киң кулланылыш тапмады. Чөнки исламда хәләл ризыкны махсус шартларда, бөтен кагыйдәләренә туры китереп әзерләргә кирәк. Беренче булып мөселманча казылык ясауга «Бәрәкәт» ҖЧШ тотынган. Аның җитәкчесе – Нәүрүз Шаһбазов.
Яңа цехта исә бары тик хәләл ит ризыклары гына әзерләнә, җитештерү барышында барлык шәригать кануннары да үтәлә, дип хәбәр итә IslamNews.
Әлеге цехны ачу Себердә яшәүче мөселманнар өчен көтеп алынган вакыйга. Шуңа күрә ачылу тантанасына Төмән, Красноярск, Омск, Чиләбе, Свердловск өлкәләрендә яшәүче мөселманнар да килгән иде.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан – Коръән иңгән ай
Рамазанда рухи көч туплап, аны ел буена саклыйк
Бәраәт кичәсенең фазыйләтләре