2010 елда дәвамлы авырулы балаларны савыктыру программасы яңача оештырыла. Агымдагы ел дәвамында 4-17 яшьлек балалар «Әни һәм бала» юлламалары белән тәэмин ителәчәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аркылы оештырыла торган бу проект 500 баланы (әниләре белән 1000 кеше) шифаханәгә юллама белән тәэмин итүне күздә тота, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Бер юлламаның бәясе уртача 33600 сумга тигез.
Җәйге вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларны савыктыру максатыннан сәламәтлек саклау системасы һәм федераль шифаханәләргә юллама белән тәэмин итәргә җыена. Ел саен мондый шифаханәләрдә 6 меңнән артык бала сәламәтлекләрен ныгыта. Юлламалар белән тәэмин итү балалар сырхауханәләре, яки турыдан-туры шифаханә аркылы оештырыла. Хәзерге вакытта балаларны җибәрү буенча чиратлар юк.
Федераль шифаханәләргә бару өчен балаларга федераль сәламәтлек саклау учреждениелары аша юллама алу кирәк. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы да мондый юлламаланы бүлеп бирә (диспансер хисаптагы балалар).
Шунысы яхшы, балалар юлламалар белән тулаем бушлай тәэмин ителә. Бары тик балаларны шифаханәгә алып бару һәм алып кайту гына ата-аналар хисабына башкарыла. Ата-аналардан башка савыктыруга бару юлламаларының күпчелеге кыш-көз вакытында тәкъдим ителә.
Агымдагы елның 1 июненә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан федераль шифаханәләргә бару өчен 138 заявка теркәлгән. Бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк. Шунысы да бар, муниципаль берәмлекләрнең булган мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланмаулары да билгеле, дип хәбәр итә «Интертат».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел