16 июньдә Мәскәүдә РИА «Новости» матбугат үзәгендә Ислам эшкуарлыгы һәм финансларының II Халыкара саммиты (KAZANSUMMIT 2010) уңаеннан матбугат конференциясе оештырыла. Әлеге саммит Казанда 28-29 июньдә үтәчәк. Матбугат конференциясендә журналистларны кызыксындырган сорауларга Ислам эшкуарлыгын һәм финансларын үстерү фонды Президенты Линар Якупов җавап бирәчәк.
Журналистларга сммитка әзерлек торышы, үткәреләчәк чаралар, тормышка ашырылучы проектлар, ислам финансларын һәм эшкуарлыгын үстерүгә кагылышлы проблемалар турында сөйләнеләчәк.
Исгезгә төшерәбез, Ислам эшкуарлыгы һәм финансларының I Халыкара саммиты үткән ел булып узган иде. Быелгы саммит та үткән елдагысыннан ким булмаячак, дип белдерә оештыручылар. Инде хәзергә үк саммитка Россия, БДБ илләре, Якын Көнчыгыш, Европа, Азия илләреннән 500ләп эшкуар килергә теләк белдергән.
Матбугат конференциясе 15.00 сәгатьтә башлана.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел