Кичә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм турситлык министры урынбасары Андрей Кондратьев Әнкараның (Төркия) Гази университеты җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда ТИСБИ Идарә академиясе вәкилләре дә катнашты.
Министр урынбасары кунакларны Татарстандагы яшьләр сәясәте, яшь буын белән эш оештыру юллары, республикада спорт һәм туристлык өлкәсен үстерү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Шулай ук 2013 елда үтәчәк Универсиада турында фикер алышу да булды.
Очрашу вакытында министр урынбасары Гази университеты ректорына кызыклы тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. А.Кондратьев сүзләренә караганда, министрлык республика яшьләренең җәйге ялын оештыру белән дә шөгыльләнә. Моның мисалы - яшьләр өчен эшли торган профиль лагерьлар. Министр урынбасары Гази университеты ректорына бергәләшеп яшьләр өчен лагерь оештырырга тәкъдим итте. Икеяклы килешү нигезендә мондый җәйге аланнар алдагы елда ук үткәреләчәк. Анда Татарстандагы һәм Төркиядәге туристлык факультетларында укучы студентлар ял итәчәк. Лагерьны ике илдә дә үткәрү планлаштырыла.
Шуңа өстәп, алдагы елда студентлар алмашы буенча да уртак проект башлап җибәрергә кирәк, дип белдерде Төркия вәкиле.
Шулай ук Гази университеты ректоры Татарстанда оештырылган волонтерлар лагере белән дә кызыксынды, анда төрек студентларын да җибәрергә карар кылды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел