«Moscow Halal Expo 2010» күргәзмәсенә нәтиҗә ясалды

Шушы көннәрдә Мәскәүнең «Крокус-ЭКСПО» күргәзмә үзәгендә  «Moscow Halal Expo 2010» I Халыкара хәләл күргәзмә булды. Чараны оештыру

БӘЙЛЕ
2010 Июн 10

44,19 KbШушы көннәрдә Мәскәүнең «Крокус-ЭКСПО» күргәзмә үзәгендә  «Moscow Halal Expo 2010» I Халыкара хәләл күргәзмә булды. Чараны оештыру фикере белән Россия Мөфтиләр советы чыккан иде.

Күргәзмәдә хәләл продукция җитештерүче 62 компания катнашты. Алар арасында Россиядән генә түгел, ә Палестина, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Индонезия, Белоруссия кебек чит илдән килүче җитештерүчеләр дә бар иде. Татарстанны күргәзмәдә «Пестречинка» ҖЧШ, «Чаллы — Бройлер» ҖЧШ һәм «Шәмәрдән ит комбинаты» ААҖ предприятиеләре тәкъдим итте. Күргәзмәдә хәләл продукция, көнкүреш товарлары, мөселманнар өчен кием-салым җитештерүче оешмалар катнашты. Шулай ук биредә туристлык, мәгариф, финанс өлкәсендә тәкъдим ителгән хезмәтләр турында да мәгълүмат алырга мөмкин иде.

Күргәзмәне карарга, мөселман җитештерүчеләре белән танышырга 2000 кеше килгән. Алар арасында дәүләт эшлеклеләре, чит ил кунаклары да бар иде. Күргәзмә эшкуарлар өчен дә яңа мөмкинлекләр ачты: эре җитештерүчеләр арасында күп кенә килешүләр төзелде.  

Чара кысаларында «Ислам финансларның Россиядә үсеше» темасына Халыкара конференция, «Россиядә һәм дөньяда хәләл индустрия» дип аталган Халыкара форум, проектлар тәкъдим итү, мөселман киеме коллекцияләре күрсәтү булды. Программаның эшлекле өлешендә 200дән артык эшкуар, оешма вәкилләре катнашты. Алар арасында Россия, Бөекбритания, Германия, Бахрейн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәпстаны, Палестина, Малайзия, Индонезия, Люксембург, Казахстан һәм  Белоруссия вәкилләре катнашты. Эшлекле сөйләшүләр нәтиҗәсендә мөселманнар өчен актуаль сорауларга җавап эзләнде, төрле килешүләр төзелде. Шулай ук төрле белем бирү программаларын үстерү, хәләл продукция сертификацияләүне камилләштерү турында да фикер алышулар үткәрелде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 01
Июн 25
Июн 17
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе