2010 милади, 1431-1432 һиҗри елларда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

11 гыйнвар – Идел Болгарстанында ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн. Мөхәррәм аеның 16нчы көне. 9-10 февраль – Һиҗрәт кичәсе. Сәфәр аеның

БӘЙЛЕ
2010 Июн 09

11 гыйнвар – Идел Болгарстанында ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн. Мөхәррәм аеның 16нчы көне.

9-10 февраль – Һиҗрәт кичәсе. Сәфәр аеның 26-27нче көннәре.

23-24 февраль – Мәүлид бәйрәме. Рабигыль-әүвәл аеның 11-12нче көннәре.

11-12 июнь – Рәгаиб кичәсе. Рәҗәб аеның 2-3нче көннәре.

5-6 июль – Мигъраҗ кичәсе. Рәҗәб аеның 26-27нче көннәре.

23-24 июль – Бәраәт кичәсе. Шәгъбан аеның 14-15нче көннәре.

9 август – Рамазан ае (Ураза) башланган көн.

10 сентябрьдән Рамазан аеның соңгы 10 көне башлана. Ә анда 1000 айдан да кадерлерәк Кадер кичәсе бар.

3-4 сентябрь – Рамазан аеның 26-27нче көннәре. Дин галимнәре тарафыннан бу көннәрдә Кадер кичәсе булырга мөмкин дип фаразланган вакыт.

8 сентябрь – Ураза бәйрәме (гает). Шәүвәл аеның 1нче көне.

8-10 сентябрь – Гайдел-Фитыр көннәре. Шәүвәл аеның 1-3нче көннәре.

14 ноябрь – Гарәфә кичәсе. Зөлхиҗҗәнен 9нчы көне.

15 ноябрь – Гайдел-Әдъха-Корбан бәйрәме. Зөлхиҗҗәнен 10нчы көне.

16-18 ноябрь – Тәшрикъ көннәре. Зөлхиҗҗәнен 11-13нче көннәре.

5-6 декабрь – Һиҗри ел исәбе белән Яңа 1432 ел башланган көн. Мөхәррәм аеның 1нче көне.

13-14 декабрь – Гашурә кичәсе. Мөхәррәм аеның 9-10нчы көннәре.

Гашурә - ун дигәнне аңлата

Мөхәррәм аеның унынчы көнендә (гашурә - гарәпчә ун дигәнне аңлата) Гашурә көне билгеләп үтелә. ПәйгамбәреБез Мөхәммәд (с.3.в) һәм аның сәхабәләре, ягъни фикердәшләре, замандашлары бу көнне изге санал, ураза тота торган булళаннар. Гашурәдә Алкаһы Тәгалә җир һәм күкне, диңгезне, гареш белән көрсине, атабыз Адәмне, анабыз Һәваны яралткан, 4 олуг фәрештәне бар кылган, Адәмне оҗмахка керткән. Анда күп кенә пәйгамбәрләр зур афәтләрдән, бәла-казалардан котылып кала алганнар. Әйтик, Юныс пәйгамбәрне балык йота, ул аның карыныннан килеп чыга, ә Нух пәйгәмбәр 80 кеше белән туфаннан котылып, Җүди тавына килеп туктый. Гашурә Гайсә пәйгамбәрнең туган көне булып санала һәм ул шушы көнне үлемнән котылып, күккә аша. Муса пәйгамбәр исә Аллаһының рәхмәте белән фиргавеннең золымыннан котыла. Йосыф пәйгамбәрнең коедан чыккан, Ибраһим пәйгамбәр һәм аның улы Исмәгыйль туган, Әюб пәйгамбәр зәхмәт чиреннән сихәтләнгән, Дауд пәйгамбәрнең тәүбәсе кабул булган, Ягъкуб пәйгамбәрнең күзләре ачылган һәм ул үзенең улы Йосыф белән табышкан, Яхъя, Сөләйман пәйгамбәрләр туган көн буларак та истәлекле ул Гашурә. Кыскасы, бу көнне Хак Тәгалә 10 пәйгамбәргә игелек күрсәткән һәм бу изге җаннар Аңа хөрмәт йөзеннән, даими рәвештә догада булганнар. Тик, ни кызганыч, бу көн мөселманнарга кайгы-хәсрәтләр дә алып килгән: һиҗринең 61нче елындагы Мөхәррәм аеның 10нчы көнендә (Милади ел исәбе белән 680 елның 10 октябрендә) Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) оныгы, Гали хәлифәнең углы имам Хөсәен канлы сугышта дошманнары тарафыннан әсир итеп алына һәм җәзаланып үтерелә. Шигыйлар агымындагы мөселманнар өчен Гашурә Хөсәенне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне хәзрәте Хөсәенне агулап һәлак итәләр. Гашурәдә Фиргавеннең әзерлекләвеннән котылган исраиллеләр (яһүдләр) бу көнне ураза тота башлыйлар. Рамазан аендагы ураза фарыз булганчы аны мөселманнар да тотканнар. Ә инде Рамазандагы ураза мәҗбүри (фарыз) дип куелгач, Мөхәррәм аендагысы кешеләрнең үз ихтыярында калдырылган.

Гашурә көнендә яһүдләр дә ураза тотканлыктан, Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Сез ике көн ураза тотып яһүдләрдән аерылып торыгыз, аларга охшамагыз”, - дип әйтеп калдырган. Шуңа күрә мөселманнар өчен Гашурәдә - 2 көн, аның 9-10 яки 10-11 көннәрендә ураза тоту гадәткә кергән.

Идел Болгарстанында ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн

Милади ел исәбе белән – 921, ә һиҗри белән 309 елның сәфәр аеның 11нче кичәсендә бер төркем илчеләр Багдадтан Болгарга сәфәр итү өчен озын юлга кузгала. Максатлары – Идел Болгарстанында рәсми рәвештә ислам динен кабул итү мәрасимендә катнашу. Аларның арасында сәркатиб Ибн Фадлан да була. Ибн Фадланның сәяхәтнамәсендә язылганча, Идел Болгарстанының падишаһы Алмас бине Сүлки Бәлтуар Багдад хәлифәсенә үзләрен дингә өйрәтер вә ислам шәригате белән танышыр һәм дә мәчет, мөнбәр төзер, дин хөкемнәрен ирештерер, үзләренә каршы булган падишаһлардан сакланырлык ныгытмалар салыр өчен галимнәр һәм осталар җибәрүен үтенеп хат язган була. Аның гозерен хәлифә кабул итә һәм Болгарстанга үзенең тулы хокуклы вәкилләрен, илчеләр җибәрә. Ибн Фадлан “Болгар шәһәренә җитүебез 310 ел Мөхәррәмнең уникенче көнендә якшәмбедә иде”, - дип яза. (Милади белән 922 ел, 12 май). Аннары сәркатиб язманы болай дип дәвам итә: “Мәмләкәтнең хөрмәтле адәмнәре вә түбән дәрәҗәдәге падишаһлар, түрәләр, хәлифәнең хаты укылачак мәҗлескә әзер булсыннар вә җыелсыннар өчен, без үзебезгә әзерләнгән чатырларда чәршәмбе көнгә кадәр тордык. Пәнҗешәмбе көне җиткәч, төеннәребезне чиштек вә Багдадтан җибәрелгән ияр белән атны иярләдек тә Габбаси хәлифәләрнең билгесе булган кара киемне падишаһка кидердек, башына чалма урадык. Мин хәлифәнең хатын букчадан алдым да кычкырып укыдым. Бу вакытта падишаһ хәлифәне хөрмәт кылу нияте белән аягүрә басып торды. Моннан соң вәзир Хәмид бине әл-Габбас тарафыннан җибәрелгән хатны да укыдым. Бу вакытта да падишаһ аяк өстендә торды. Хәлбуки, падишаһ авыр гәүдәле адәм иде. Падишаһ кешеләре өстебезгә тәңкәләр чәчтеләр. Без хәлифә тарафыннан җибәрелгән бүләкләрне падишаһка тәкъдим иттек вә хатынына да бүләк ителгән кием кидердек. Үзләренең гореф вә гадәтләренә күрә хатыны үзе янына утырган иде. Шуннан соң падишаһ безне үз коббәсенә (гөмбәз белән түбәсе түгәрәкләп ябылган бина) чакырды. Без бардык. Падишаһның уң тарафына шул мәмләкәттән җыелган падишаһлар утырганнар иде. Безгә үзенең сул тарафына утырырга кушты. Падишаһ үзе Рум дибаҗы (чәчәкле бизәкләр төшерелгән ефәк тукыма) белән өртелгән тәхәттә утыра иде. Падишаһның соравына күрә аш китерделәр. Падишаһ үзе пычак алды да итне өч мәртәбә кисеп, берсе артыннан берсен капты. Шуннан соң илче Сәүсәнгә кисеп бирде. Аннары кечкенә маидә (ашъяулык) китереп, илче Сәүсән алдына куйдылар. Падишаһ ит кисеп биргәч вә авыз иткәннән соң, кешеләрнең һәрберсенә тәртип белән маидә китереп тордылар. Падишаһ үзе ит кисеп авыз иттерми торып, ашарга һичкем кул сузмады. Падишаһ тагын ит кисте дә уң ягында булган падишаһка бирде. Шуннан соң аңа да маидә килде. Аш тәмам булганнан соң, маидәдә калган ашларыбызны һәрберебез үз урыннарыбызга алып кайттык. Аш тәмам булганнан соң, падишаһ эчәр өчен бал ширбәте сорап алды. Үзләре моны “сөҗү” диләр. Үзе дә эчте, буз дә эчтек.”

Идел Болгарстанында 922 елда (310) Алмас ханның рәсми рәвештә ислам динен кабул итү тантанасы, мәҗлесе гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадлан тарафыннан әнә шулй тасвирланган.

(Бу өзек Ризаэддин Фәхретдиневнең “Болгар вә Казан төрекләре” дигән китабыннан алынды).

Һиҗрәт кичәсе

(Сәфәр аеның 26-27нче көннәре)

Бу хәл болай була. Милади ел исәбе белән 622 елның 16 июлендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) ислам динен дәгъват кылу һәм тагын да көчәйтү максатыннан, Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күчәргә, ягъни һиҗрәт кылырга була. Моның өчен тагын бер җитди сәбәпнең барлыгы беленә: корәешлеләр Мөхәммәдне (с.г.в.) юк итү карарына килгәннәр икән. Алар Мөхәммәдне (с.г.в.) сагалау өчен аның ишек төбендә һәр ырудан берәр кеше калдырырга һәм ул иртән өйдән чыкканда аны үтерергә сүз куешалар. “Болай эшләгәндә Мөхәммәднең каны барлык ырулар өстенә төшәчәк һәм аның кавеме барлык гарәпләргә каршы үч алу сугышы алып бара алмаячак”, - дип фикер йөртә алар. Шөкер, Аллаһ бу хакта Үзенең рәсүленә белдерә. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) үзенең урынына туганнан туганы Гали ибн Әбу Талибны калдырып, төн караңгылыгыннан файдаланып, каравылдагы теге бәндәләр йоклап киткәч, өеннән чыга һәм Әбу Бәкер белән Мәдинәгә юл ала. Алар икесе күп кенә маҗаралар аша, ягъни Аллаһның ярдәмендә исән-имин 600 чакрымдагы Мәдинә каласына килеп җитәләр. Мәдинә кешеләре үзара бәхәсләшкәннәр, аларның һәркайсы Пәйгамбәргә кунакчыллык күрсәтергә, үз өенә алып кайтырга теләгән. Пәйгамбәр аларга рәхмәт әйтеп, дөясе кая килеп туктаса, шунда барачагы турында әйткән. Дөя Мәлик ибн ән-Нәҗҗар ыруы хуҗа булган җиргә яткан. Пәйгамбәр мәчет төзү өчен ул урынны сатып алган. Аллаһның илчесенә сәхабәләр ярдәм иткән. Алар бергәләп башта мәчет, аннары шуның янында Пәйгамбәргә дип бер йорт төзегәннәр. Ул вакытта мәчет бик гади булган: идәне – җирдән, түбәсе пальма ботакларыннан төзелгән.

Һиҗрәт кылу исламның көчәеп китүенә искиткеч зур йогынты ясаган, ягъни мөселманнарның көчсезлек чоры тәмамланып, куәтләнеп китү дәвере башланган. Ә инде соңрак Гомәр ибн әл-Хаттаб (р.г.) мөселманча еллар исәбен Һиҗрәт кылу көненнән башларга тәкъдим иткән.

Өзелгән сәйләннәр эзеннән

Хатыйп Гәрәй

Татарның иҗтимагый фикер дөньясы, зыялылар, галимнәр узган елда күренекле тарихчы-галим, философ Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗанинең тууына 190 ел тулуны “Шиһабетдин Мәрҗани: мирасы һәм хәзерге заман” дигән конференция уздырып, бик тыйнак һәм шау-шусыз гына үткәреп җибәрделәр. Иманым камил, бу хакта күп кешеләр хәбәрдар булмыйча калды, чөнки мәгълүмат җитенкерәмәде.

Бу конференциядә катнашкан кешеләрнең сүзләренә караганда, җыенда сүз Шиһабетдин Мәрҗани җәдитчесе дигән бәхәсне чишү тирәсендә барган. Ә бит танылган рус галиме академик В.Бартольд үз вакытында Ш.Мәрҗанига: “Татарлар арасында прогрессив агымга нигез салучы”, - дип аңа үзенең бәясен биргән булган.

Кем булган ул Шиһабетдин Мәрҗани? Тумышы белән кайсы яклардан? Кызганыч ки, бу сорауларга бүгенге көндә яшьләребез генә түгел, өлкән буын кешеләре дә төгәл генә җавап бирә алмаслар.

Беркөнне Казаннан Әтнәгә кайтып барганда Ябынчы авылы аша узарга туры килде, әмма юлдашларымның берсе дә аның Ш.Мәрҗанинең туган төбәге икәнлеген әйтеп бирә алмады. Татарлар арасындагы мәгърифәтчелек хәрәкәтенең мәшһүр вәкиле Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районындагы Ябынчы авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Озакламый аның әтисе Баһаветдин Ташкичу авылына имам булып күчә, анда зур гына мәдрәсә дә ачып җибәрә. Әнә шунда Шиһабетдин белем серләрен өйрәнә башлый. Ул бик кызыксынучан, сәләтле бала булуы белән башкалардан аерылып тора. Дәрестә бирелгән белем белән генә чикләнеп калмыйча, күп кенә өстәмә әдәбият укый. 17 яше тулгач, әтисенә шәкертләр укытуда булышырга керешә. Ә инде 20 яшь тулгач, укуын дәвам итү өчен Бохарага китә һәм анда күренекле галимнәрдән 5 ел буена сабак ала. Аннары белемен тирәнәйтү максатында Сәмәркандка юнәлә. Анда 2 ел буена мәдрәсәдә гыйлем алгач, яңадан Бохарага кайта һәм “Мир-Араб” мәдрәсәсендә белем алуын дәвам итә. Ш.Мәрҗани Бохарада һәм Сәмәркандта ислам дине тәгълиматыннан тыш, гарәп һәм тарихны ныклап үзләштерә, геометрия һәм астрономия белән шөгыльләнә. Анда ул әл-Фараби, әл-Бируни, Ибне Сина, Ибне Рөшд, әл-Кинди, әл-Мәгарри, Ибне Халдун кебек танылган фикер ияләренең мирасын өйрәнә, Фирдәүси, Хәйям, Нәвои, Сәгъди кебек шагыйрьләрнең әсәрләре белән таныша. 1849 елда туган якларга әйләнеп кайткач, Ш.Мәрҗани Казанның беренче мәчетенә имам, аның каршындагы мәдрәсәгә мөдәррис итеп билгеләнә. Ш.Мәрҗанинең иҗади эшчәнлеге Бахарада укыганда ук башлана һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итә. Галим фәннең күп тармаклары белән кызыксына. Ул киң мәгълүматлы философ та, әдәбиятчы да, тел белгече дә, тарихчы да була. Шулай ук археология, этнография, нумизматика, астрономия, география, медицина тарихы, формакология һәм башкалар белән кызыксына, аларга карата үзенең тирән мәгънәле, төпле фикерләрен әйтеп калдыра. Ш.Мәрҗани тарафыннан мәгърифәтчелек рухында 30дан артык зур фәнни хезмәт язылган. Тик, ни кызганыч, аларның күбесе бүгенге көндә дә өйрәнелмәгән. Алай гына да түгел, аларның байтагы әлегә хәтле бастырылмаган килеш кала бирә. Әйтик, аның “Вафиятел әслаф” дигән хезмәте эшләнеп беткән килеш тә чирек гасыр буена нәшер ителмичә ята. Дөрес, Мәрҗанинең күпчелек хезмәтләре гарәп телендә булганга күрә дә бу эшне башкаруга кыенлыклар тудырадыр, мөгаен.

2003 елда Татарстан Милли музеена галимнең өч тупланмасы килеп эләгә. Аларның өченчесе һәм гаять кызыклысы Ш.Мәрҗанинең кызы Хаувага (1870-1945) васыяйть итеп калдырылган китапларның бер өлеше булып чыга. Бу китаплар озак еллар буена хәзерге Мәрҗани урамы, 44нче йортта, элек Хаува Апанаева яшәгән йортның чормасында, соңыннан шул йортның ишегалдында утын сараенда ята. 2003 елның ноябрь аенда музейга Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының бер хезмәткәре җиһазлар реставрацияләү остаханәсендә гарәпчә язылган иске китаплар саклануын әйтә. Музей хезмәткәрләре аңа ияреп барып, ягылмаган бинада пөхтә итеп тезелеп куелган китапларны карыйлар. Алар, озак еллар буе яшереп сакланган башка татар китаплары кебек, гөмбәчекләр белән зарарланган, тузганнар, битләре таралган була. Аларны биредә чистарталар, реставрациялиләр. Бу китапханә эчендәге китапларга куелган мөһерләрдән Ш.Мәрҗанинең әлегә кадәр билгеле булмаган чын исеме ачыла. Улы Мәхмүд үзенең шәхси мөһеренә “Мәхмүд бин Һарун әл Мәрҗани” дип язган. Димәк, Шиһабетдин – галимнең кушаматы булып чыга түгелме?

...Беркөнне көтмәгәндә кесәмдә йөргән тәсбихнең җебе өзелде һәм аны күтәреп алам дигәндә, сәйләннәре идәнгә сибелде. Мин аларны җыярга дип идәнгә иелдем һәм бер җепкә җыярга дип шактый азапландым. Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләрен дә өзелгән тәсбихның сәйләннәренә охшатам. Безгә аларны бергә туплап, мирасын җентекләп өйрәнеп, халыкка җиткерү, исемен мәңгеләштерү өлкәсендә әле шактый эшләр башкарасы бар дип уйлыйм. Бу исә һәр мөселманның, зыялы кешенең изге бурычы. Өзелгән сәйләннәрне табу һәм бер җепкә ялгау мәслихәт.

Бәраәт кичәсе

Әлеге кичә - гөнаһлардан котылу, иминлек кичәсе, төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган вакыт. Бу вакытта Аллаһы Тәгалә кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтен, язмышын билгели, дип кабул ителгән. Шунлыктан мөселманнар бу кичәдә дога кылалар, фәкыйрьләргә, мохтаҗларга сәдака өләшәләр, һәрдаим гыйбадәттә, изгелектә булырга тырышалар.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм болай дигән: “Шәгъбан аеның 14-15нче кичен (Бәраәт кичәсен) гыйбадәт белән уздырыгыз. Көндез ураза тотыгыз, чөнки ул кичне Аллаһы Тәгалә кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар вә шулай боерыр: “Юкмы гафу сораучы, аны гафу итим. Юкмы ризык сораучы, аны ризыкландырыйм. Юкмы кайгылы вә авыру кеше, шифасын бирим. Моннан башка нинди теләкләр булса, сорасыннар, бирим”, - дияр вә бу хәл кояш чыкканчы дәвам итәр”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткәнчә, Бәраәт – догалар һәм теләкләр кабул була торган бер кичә. Бу мөбарәк кичәне мөмкин кадәр үзебез, гаиләбез, балаларыбыз, милләтебез вә бөтен мөэмин кардәшләребез өчен дога кылып, Аллаһыдан дөнья вә ахирәт бәхете сорарга кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә әнә шундый мөмкинлек бирәдер, шул рәвештчә яраткан бәндәләренә олы рәхмәтен саладыр. Шөкер итик тә, догада, гыйбадәттә булыйк.

Рәҗәб – Аллаһының ае

Рәҗәб ислам дөньясындагы өч мөбарәк айның берсен тәшкил итә. Рәгаиб (бу кичәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең атасы Габдулла белән анасы Әминәнең никахлары булып, тәүге тапкыр кавышкан көннәредер) һәм Мигъраҗ кичәләре шушы айда булганы өчен дә гарәпләр аны изге санаганнар. Рәҗәб ае кергәч, үзара сугышларны туктата торган булганнар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу өч ай турында: “Рәҗәб – Аллаһның ае, Шәгъбан – минем аем, Рамазан исә өммәтемнең аедыр”, - дигән һәм: “Аллаһым, безгә Рәҗәб вә Шәгъбанны мөбарәк кыл һәм безне Рамазанга ирештер”, - дип дога кыла торган булган.

Әнәс (р.г.) әйткән: “Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте, әгәр бер кеше Рәҗәб аенда бер көн ураза тотса, тәмугның ишекләре ябылыр, сигез көн ураза тотса, сигез оҗмах ишеге ачылыр, ун көн ураза тотса, барча хаҗәтләре үтәлер, догасы кабул булыр, унбиш көн ураза тотса, күктән бер кычкыручы: “Йә, ураза тоткан бәндә! Синең барча гөнаһларың ярлыканды, гамәл дәфтәрендә изгелекләр генә калды”, - дияр. Әгәр бер кеше моннан арттырса, Рәҗәб аенда Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр, шуңа күрә һәр мөселманга күбрәк изге эшләр, гыйбадәтләр кылу мәслихәт.

Ураза тоту, сәдака бирү вә намазлар кылу булсын, алар өчен бүтән айларда бер изгелек өчен – 10, ә Рәҗәб аенда бер изгелеккә 1000 савап язылыр. Бу айның көндезләрендә ураза тотып, кичләрендә уяу торган кеше кабер газабы күрмәс диелә изге китапларда.

Мигъраҗ кичәсе

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бу төндә Мәсҗидүл-Хәрамнан Мәсҗидүл-Аксага күчте, шунда башка пәйгамбәрләр белән намаз укыды. Пәйгамбәребез Мәсҗидүл-Аксадан Аллаһы Тәгаләнең хозурына җиде кат күк аша үтте. Шуның аша үткән вакытта, һәрбер күктә олуг пәйгамбәрләр белән очрашты. Алар Рәсүлебезнең киләсен белеп тордылар, “Сиңа Пәйгамбәрлек килдедәме инде?” – дип сорадылар. Алар белән очрашканда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәрбер күктә фәрештәләрнең аерым-аерым гамәлләрен күрде. Кайбер фәрештәләр фәкать сәҗдәдә генә иде. Икенчеләре рөкугта иделәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең хозурына килеп, Аның белән сөйләште. Аллаһы Тәгалә белән Пәйгамбәребез арасында булган сүзләр “Әттәхият”тә бар.

Шушы Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә җәннәт һәм җәһәннәм күрсәтелде, Аллаһы Тәгалә намазны фарыз итте. Җиде кат күктәге фәрештәләренең кылган гыйбадәтләре ике рәкәгать намазга сыйган.

Аллаһ Пәйгамбәребез аша безгә намазны фарыз кылды. “Мин нинди бүләк белән китәм?” – дип сорагач, Өммәтеңә илле вакыт намазны фарыз итәм", дигән Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең җавабын ишетте. Кайтканда Рәсүлебез галәйһиссәләмгә Муса галәйһиссәләм очрады һәм киңәш биреп: "Аллаһыга кайт» минем өммәтем шулкадәрле гамәлне күтәрә, башкара алмады, җиңеләйтүне сора", - диде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Муса галәйһиссәләм киңәше белән тугыз тапкыр Аллаһ хозурына барып, намазны җиңеләйтүне сорады һәм илле вакыт намазны биш вакытка гына калдырды. Муса галәйһиссәләм: "Тагын сора, — дигән. — Бәндәләрең бу гамәлне күтәрә алмаслар". Ләкин пәйгамбәребез галәйһиссәләм: "Юк, тагын Аллаһ каршына кайтырга оялам", — диде. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә: "Бер бәядә бер изгелек кылса, уя изгелек кылтая шикелле әҗерле булыр", — дип фәрман бирде. Ягъни биш вакыт намазыбызны вакытында укысак, иншә Аллаһ, илле вакыт укыган кебек әҗерле булырбыз. Шунлыктан бу кичәне гыйбадәттә, изгелектә үткәрергә тиешбез.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе