«Ярдәм» («Солидарность») фонды яңа акция игълан итә. Бу чара Палестинада яшәүче балаларга ярдәм итү максатыннан оештырыла. Әлеге балаларның тормышы бик начар. Аларның ашарга икмәкләре булмаган көннәре дә күп була, алар уенчыклар белән уйнамый, елмаймый-көлми, аларны сугыш чолгап алган.
«Ярдәм» фонды хезмәткәрләре Палестинада яшәүче 10 баланы үз канаты астына алган. Алар әлеге балаларның язмышын ничек тә булса яхшы якка үзгәртергә тели.
«Палестина - безнең йөрәк ярабыз. Без аның турында онытырга тиеш түгел. Анда яшәүче балаларга ничек тә булса ярдәм итү - минем бурыч. Балалар өчен күчерелә торган акча күп түгел, әмма ул сабыйларны ач үлемнән алып кала алачак», - ди «Ярдәм» фондының Мәскәүдәге вәкиллегенең менеджеры Алинә.
Алинә ай саен Газада яшәүче ике яшьлек Әхмәткә 40 доллар акча күчереп торачак. Әлеге сумма малайны ашатырга, дарулар, кием алырга җитәчәк. Россия дәүләт гуманитар университеты студенты Сәйдә исә ике яшьлек кызга акча күчереп торачак.
Соңгы берничә елда гына да Палестинада меңнәрчә кеше үтерелде. Алар арасында балалар да бик күп. Илдә 60% кешенең эше юк. Авыл хуҗалыгы, икътисад бик авыр хәлдә. Моның нәтиҗәсендә, илдә ачлык колач җәя. «Ярдәм» фондының мондый изге эшкә тотынуы бик вакытлы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык