Зөлфәт хәзрәт Габдуллин: “Балага кушылган исем аңа авыр булмаска тиеш”

Соңгы көннәрдә Интернетта балага исем кушу нисбәтеннән нык кына бәхәсләр булып алды. Нинди исем кушарга ярый, кайсысын ярамый, мәгънәсез исемнәрне кушудан мулла баш тарта аламы-юкмы дип, халык гөҗ килде.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 14. Фото: Muslim.kz

Исламда балага исем кушуның нинди шартлары бар? Нинди исемнәр кушу хәерле санала? Әгәр мәгънәсез яки гарәпчәдән тәрҗемәдә исеме начар мәгънә бирә икән, мулла бу исемне кушудан баш тарта аламы? Мулланың ата-ананы үгетләргә хакы бармы? “Татар Ислам” мәгълүмат агентлыгы бу сорауларга ачыклык кертүне сорап, “Мөхәммәдәдия” югары мөселман мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллинга мөрәҗәгать итте.

- Зөлфәт хәзрәт, Исламда балага исем кушуның нинди шартлары бар?

- Балага исем кушканда, түбәндәге әдәпләр һәм шартларны үтәү зарур. Бала туганнан соң, ата-аналарга билгеле бер вазифалар йөкләнә. Алар иң беренче эш итеп балага күркәм, матур исем сайларга тиеш. Хәзер ата-аналар сериаллардан алынган гайре табигый булган исемнәр кушып, кешене шаккатырырга тели. Әмма шаккатырырга кирәк түгел. Чөнки син балаңа исем кушасың.

Монда шунысын игътибарга алырга кирәк: балага исем кушасың икән, аның бу исемне гомер буе йөртәчәген уйлап эш итәргә кирәк. Иң мөһиме шул: бу исем балага авыр булмаска тиеш. Шул ук вакытта аның мәгънәле булуы да кирәк. Кечкенә вакытта балалар садикта, мәктәптә бер-берсен шушы исемнәре белән үчеклиләр, бер-берсен котырталар. Шул сәбәпле ата-ана бу мәсьәләгә җитди карарга тиеш.

- Нинди исемнәр кушу хәерле санала?

- Дин, Ислам күзлегеннән караганда, түбәндәге исемнәр күркәм булып санала. Мәсәлән, Аллаһы Тәгаләнең исемнәренә Габд кушымчасын ялгап ясалган исемнәр. Габдулла, Габделкәрим, Габделгаффар кебек исемнәрне кушу иң хәерлесе булып санала.

Аллаһы Тәгаләнең исемнәрен аерым гына кушу хупланмый. Аллаһы Тәгаләгә генә хас булган Хаалик, Әлбәәкый исемнәрен кушу дөрес булмас. Боларга Габд кушымчасын кушу сорала. Кешеләрдә Аллаһы Тәгаләгә хас сыйфатлар булырга мөмкин. Мәсәлән, Хәким (идарәче, әмир), Кәрим (юмарт). Андый исемнәрне кушу рөхсәт ителә.

Икенче дәрәҗәдәге күркәм исемнәр булып пәйгамбәрләрнең исемнәре тора. Әйтик, Ильяс, Әйюп, Гайсә, Муса, Йосыф, Сөләйман һәм башкалар. Мөхәммәт исемен аерым гына кушу хупланмаган дип санала. Әгәр син Мөхәммәт исемле баланы сүгәсең икән, син Мөхәммәт (с.г.в.)не сүккән кебек булмас өчен, Мөхәммәт исемен аерым гына кушмыйлар, Мөхәммәт исеменә кушымча өстиләр. Мәсәлән, Мөхәммәтҗан, Мөхәммәтәмин, Мөхәммәтгали. Бу рәвешле исем кушу безнең татар халкында каралган булган. Әби-бабайларыбыз исемнәрне уйлап, төпләп фикерләп куйганнар.

Өченче дәрәҗәдәге күркәм исемнәр булып һәрбер халыкның матур, мәгънәле исемнәре тора. Безнең җирлектә, татар халкында ул исемнәр ай белән, ил белән бәйле. Мәсәлән, Айгөл, Айнур, Айсылу, Илсөяр, Илгизәр. Болар барысы да мәгънәле исемнәр.

Хатын-кыз исемнәренә килгәндә, күркәм исемнәр булып изгеләр исемнәре санала. Мәсәлән, Хәдичә, Фатыйма, Сафия, Сара, Әминә исемнәре. Шул ук вакытта һәрбер халыкның мәгънәле исемнәре бар.

- Балага исемне кайчан кушу хуплана?

- Сөннәт буенча исемне җиденче көндә кушу хәерлерәк булып санала. Әмма мөмкинлек булмаса, мәсәлән, баланы бала тудыру йортыннан чыгармаган булсалар, ул вакытта исем кушуны кичектерергә дә мөмкин. Аннан соң баланың чәчен алу, шул чәч авырлыгында сәдака бирү, баланы сөннәткә утырту, ир бала туса – ике, кыз бала туса, бер корбан чалып, гакыйка үткәрү сөннәт гамәлләрдән санала.

- Әгәр исем мәгънәсез яки начар мәгънә бирә икән, мулла бу исемне кушудан баш тарта аламы? Мулланың ата-ананы үгетләргә хакы бармы?

- Имам кеше исем кушарга килде икән, иң беренче эш итеп ул ата-анага шушы исем, аның мәгънәсе, ни өчен азан әйтелеп исем кушылуы хакында киңәш-нәсыйхәт әйтергә тиеш. Чөнки киңәш-нәсыйхәт бирү мөселманның хакы булып санала. Исем кушар алдыннан, ата-анага баланың бу исемне күтәреп йөриячәген әйтергә, балага бу исем белән авыр булмасын дип, аңлатырга кирәк. Мода үтә ул, әмма исемнәр тирән мәгънәле, төпле булырга тиеш. Шуны без халыкка җиткерергә тиешбез.

Әгәр инде ата-ана начар мәгънә бирә торган исем кушарга тели икән, имам бу исемне кушмаска мөмкин. Һәм инде ата-ананы үгетләргә, нәсыйхәтләргә тиеш. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында бер сәхәбәнең исеме Габдулшәмс (кояшның колы мәгънәсендә) иде. Пәйгамбәр (с.г.в.) аңа: “Исемеңне алыштыр, син Габдулшәмс түгел, Габдулла”, - дип әйтте. Берсенең исеме Хузн иде. Ягъни кайгылы, хәсрәтле кеше дигән мәгънәдә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа Сәхел (җиңел мәгънәсендә) дип исем кушты. Җыеп кына әйткәндә, әгәр исем начар мәгънәне белдерә икән, исемне кушмаска һәм бу хакта ата-анага әйтергә мөмкин.

Әгәр балага кушыласы исем татарлардагы яки башка халыклардагы исем икән, аны гарәп теленә тәрҗемә итәргә кирәк түгел. Аны нәрсәгә тәрҗемә итәргә? Ул бит гарәп исеме түгел. Менә татарларда Гөлнара дигән исем киң таралган. Ул фарсыдан килгән исем, “гранат чәчәге” дигәнне аңлата. Ләкин кайберәүләр, “нәръ” – ут дип тәрҗемә итеп, бу исемнең мәгънәсен югалта. Әгәр урыс кешесе ислам динендә, аның исеме Владимир яки Алексей икән, болар - рус телендә матур, мәгънәле исемнәр. Аны үзгәртергә яки мөселман исемен кушарга кирәк дигән әйбер шарт булып тормый. Иң мөһиме исемнең мәгънәле булуы кирәк.

Мәгънәсез исемнәргә Ленар (Ленинская армия), Револар керә. Бу исемнәрнең бер мәгънәсе дә булмаганга күрә, аларны үзгәртү һәм алыштыру хуплана.

Римма Гатина әзерләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе