
Моның максаты – авыз куышлыгы мускулларын ныгыту, баланы сөт имә башлауга әзерләү.
Бу алымны баланың әнисе яки гаиләдә дин тотучы һәркем эшли ала, дип хәбәр итә Ислам.ру.
Мөхәммәд (с.г.в.) аны хуплаган, мөселманнарга киңәш иткән. Әнәс Ибн Мәлик риваять иткәнчә, Әбү Талханың баласы тугач, ул, хөрмә алып, Пәйгамбәр (с.г.в.) янына киткән. Кунакны каршы алып, Пәйгамбәр (с.г.в.) аның үзе белән нәрсә алып килүе турында кызыксынган. Әбү Талха аңа хөрмәләр хакында әйткән. Шул чакта Аллаһ Илчесе, бу хөрмәләрне алып, чәйнәп, яңа туган бала авызына салган. Аннан соң балага “Габдулла” исемен биргән дип китерелә.