Уразада музыка тыңларга, концерт, сериал карарга, социаль челтәрләрдә утырырга ярыймы?

Татарстан мөфтиятнең «Дин вә мәгыйшәт» газетасы ураза турында аңлатма бирде.

БӘЙЛЕ
2024 Фев 28

Уразада музыка тыңларга, концерт, сериал карарга, социаль челтәрләрдә утырырга ярыймы?

Татарстан мөфтиятнең «Дин вә мәгыйшәт» газетасы ураза турында аңлатма бирде.

«Ураза – асылда кояш чыкканнан алып кояш батканчыга кадәр ашау, эчү, якынлык кылудан тыелу ул. Шулардан тыелмасаң, ураза бозыла.Әмма тагын бер тыелу турында онытырга ярамый: гайбәт, ялган, ачуланышу кебек гамәлләрдән дә тыелу мөһим. Уразаның асылы – үзеңнең телеңне, колагыңны, күзеңне дә саклау.

Рамазан аенда боларны сакламасаң, гамәлләребезнең әҗер-савабы югала. Кыямәт көнендә хәтта тел, күз, колаклардан да соралыр. Ул тыюлар безнең өйдә генә түгел, кесәләрдә дә йөри. Кесәдән алып, интернетка кереп харам карыйбыз, укыйбыз, тыңлыйбыз. Бүген дөнья шулар белән тулды. Шуңа да уразабызны ничек саклау хакында уйланырга тиешбез. Кайбер кеше көне буе ураза тота, әмма «вакыт узсын» дип, радиодан көне буе җыр тыңлый, концерт, сериаллар карый. Бу вакытта йөрәк тә харамга катнашырга, харам булган начар уйлар да килергә мөмкин.

Шушы тыюларны үтәгәндә генә уразабыз камил булыр, иншәАллаһ. Берсен тотып, башкасын тотмасак, ураза дөрес булырмы? Әҗер-савабы, бүләге булмаса, ни эшләрбез? Тыелуны бозып, кеше үз гамәленең әҗерен үзе бетерә. Тавыш чыгарсак, начар сүзләр сөйләсәк, әҗер-савапсыз калуыбыз бар.

Шуңа күрә мөселман кешесенең бурычы – уразасын саклау. Уразаны саклауның бер юлы – гөнаһлы гамәлләрдән ерагаю ул. Мәсәлән, гайбәт сөйләүче янында тормау. Хәтта сине әрләүче, сүгүче булса да, сиңа «мин уразада» – дип әйтү җитә.

Рамазанга әзерлек кысаларында бүген барлык социаль челтәрләребезне кирәкмәгән контакт, аккаунтлардан чистартырга тәкъдим итәбез. Эчтәлеге ямьсез булган, файда китерми яки иманыбызны бозуга китерә торган аккаунтлардан чыгыйк, социаль челтәрләребезне чистартыйк. Файдасыз сериаллардан баш тартып, файдалы китаплар укый башлауны гадәткән кертик», – диелә әлеге текстта.

Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә. 

Рамазан уразасы 2024 елның 11 мартында тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2024 елның 10 мартында ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына. Быел ураза 30 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 9 апрельдә. Ураза бәйрәме быел 2024 елның 10 апреленә туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк.

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе