Уфа нәзарәте төрмәдә белем бирә

Кызганычка, төрмәчене гаиләсе ташлый, аннан якыннары качып бетә. Ә хәзрәт шуларга Ислам дине турында сөйли. Төрмәдә утырганда, «Тормышым бетте!» – дигәндә, мөселман кешеләре очравы яхшы. Коръәнне беренче тапкыр күп кеше төрмәдә генә укый башлый. Күңелдәге суларга бирмәгән авыр йөкләр акрынлап юкка чыга. Сүрәләрне укый башлагач, баштагы кайгылары да, бозык уйлар да юк була.

БӘЙЛЕ
2023 Окт 31
 
  •  

Уфадагы Үзәк диния нәзарәте, Россия мөселманнарының иң борынгы дини идарәсе вәкиле Инсаф хәзрәт Искәндәров Казандагы «Ярдәм» мәчетендә даими булып тора.

 

Уфадагы Үзәк диния нәзарәте, Россия мөселманнарының иң борынгы дини идарәсе вәкиле Инсаф хәзрәт Искәндәров Казандагы «Ярдәм» мәчетендә еш була. Аның белән бергә «Хәерле эш» («Благое дело») хәйрия вакыфы җитәкчеләре дә килеп тора. Әйтик тоткыннар буенча эшләүче вәкилләре Айдар Гарифьянов та килде.

Аның эшчәнлеге Россия территориясендә (Кавказдан гайре), Беларусь республикасында, Молдова һәм Латвиядә урнашкан мөселман дини оешмаларына карый. Уфа шәһәрендә урнашкан.

Инсаф хәзрәт Искәндәров Уфа-Казан юлындагы Подымалов авылында урнашкан «Мирас» мәчетендә имам-хатыйб. Шулай ук ул төрмәләрдә утыручы мәзлүмнәргә ярдәм итә, аларны туры юлга күндерә. Дин өйрәтә, Корьән укырга өйрәтә. Дингә килгән җиначятьчеләр акылга да килә, аннары алар тәртипле итеп яши башлый.

Кызганычка, төрмәчене гаиләсе ташлый, аннан якыннары качып бетә. Ә хәзрәт шуларга Ислам дине турында сөйли. Төрмәдә утырганда, «Тормышым бетте!» – дигәндә, мөселман кешеләре очравы яхшы. Коръәнне беренче тапкыр күп кеше төрмәдә генә укый башлый. Күңелдәге суларга бирмәгән авыр йөкләр акрынлап юкка чыга. Сүрәләрне укый башлагач, баштагы кайгылары да, бозык уйлар да юк була.

«Ярдәм» мәчетеннән Илдар хәзрәт Баязитов гомере әнә шулай итеп төрмәләрдә хезмәт итеп узган. Аның ярдәмчеләре, әйтик күзе күрмәүче Фәнис хәзрәт Мингәрәев тә төрмәдә укыта. Шуңа күрә Уфадан төрмәдә укытучы хәзрәт килүе аларны илһамландырды.

«Хәерле эш» вәкиле Айдар әфәнде Гарифьянов исә төрмәдән чыккан кешеләргә ярдәм итә икән. Зинданнан чыккач, элеккеге җинаятьче ялгыз, акчасыз, эшсез була. Аңа аякка басыр өчен тормыш сынауларын узарга кирәк.

«Ярдәм» мәчетендә Илдар хәзрәт Баязитов, Илһам хәзрәт Исмәгыйлев һәм башкалар белән Уфа кунаклары шул турыда сөйләште. Алар Казанга тәҗрибә алырга килгән.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе