Әссәламе галәйкүм вә рәхмәтүллаһү вә бәрәкәтүһү.

Кадерле дуслар! Рамазан ае вакытында сезнең белән бергә булуыбызга бик шат. Барыгызга да бик зур рәхмәт!

БӘЙЛЕ
2025 Мар 30

Әссәламе галәйкүм вә рәхмәтүллаһү вә бәрәкәтүһү.  Кадерле дуслар! Рамазан ае вакытында сезнең белән бергә булуыбызга бик шат. Авыз ачуларда, тәрәвихләрдә һәм гает намазын бергәләп уздырдык.

Барыгызга да бик зур рәхмәт!

Берочтан без Сезгә нәширне тәкдип итеп алабыз. "Татар-Ислам.Ком" веб-сәхифәсе һәм газетасы "Ярдәм" мәчете һзм фонды янында чыга бит. Без чыгудан туктарга теләмибез. Дәвам итәбез. 

Комплекс

 "Ярдәм" мәчете Россия өчен уникаль комплекс бит. Ул үз эченә тернәкләнү үзәге һәм күрү буенча инвалидлар өчен тулай торак, намаз уку өчен 350 урынлы зал, Коръән укырга өйрәнү, хатын-кызлар өчен дин өйрәнү, яшь мөселманнар өчен дин курслары, никах үзәге һәм башка хезмәтләрне керткән. Мәчеттә шулай ук компьютер сыйныфы, ашханә, лекция аудиторияләре, сукырлар өчен махсус тоткалар, футбол кыры һәм балалар мәйданчыгы бар. Мәчеттә түгәрәк өстәлләр, тренинглар, конференцияләр үтә.

Гает бәйрәме

 

«Ярдәм» мәчетендә Ураза-бәйрәме узды. Төп яңалыклар

Иртән «Ярдәм» мәчетендә Ураза-бәйрәменә (Ид әл-Фитр дип тә йөртелә) багышланган гает намазы узды. Намаз мәчет ихатасының бөтен территориясенә, коймаларга кадәр дә таралды.

Гадәттәгечә, мәчет барлык теләүчеләрне дә сыйдырмый калды һәм меңләгән мөселманнар мәчет тирәсендә урнашкан участокларда дога кылды.

Намаз башлануга кадәр "Ярдәм" фондының күрмәүче һәм авыр күрүче якланучылары Коръән укыды, сүрәләрне укуны такбирлар белән дә алмаштырдылар.

Шуннан соң мәчет имамы Раил хәзрәт Әхмәтовның вәгазе ишетелде, ә башка хәзрәтләр мәчет залларында һәм ихатада дини ритуалларны үткәргәндә мөселманнарга ярдәм иттеләр.

Ураза-бәйрәм Рамазан аеның 30 көнлек уразасын тәмамлаганнан соң өч көн буена билгеләнгән һәм Корбан-бәйрәмнән соң икенче урында торучы ислам бәйрәме булып тора.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе