"Шәһри Казан": «Җирдә җәннәт кая дисәләр, ул – “Ярдәм”дә…»

«Җирдә җәннәт кая дисәләр, ул – “Ярдәм”дә.»  -“Ярдәм – Помощь” хәйрия фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә оештырылган “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” курсларына килүчеләрнең сүзләре бу.

БӘЙЛЕ
2023 Май 10

 

“Ярдәм – Помощь” хәйрия фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә оештырылган “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” курсларына килүчеләрнең сүзләре бу.

  “Ярдәм – Помощь” хәйрия фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә оештырылган “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” курсларына килүчеләрнең сүзләре бу. 

Монда тәүге тапкыр килүчеләр дә, инде берничә тапкыр булырга өлгерүчеләре дә үзәк хезмәткәрләренә рәхмәт укый.

Күзләре күрмәүче Шәһит Шахвәлиев: «Намазга баскач, минем өчен хәерлесе шулдыр дип тынычландым»

Җирдә җәннәт кая дисәләр, ул – “Ярдәм”дә… “Ярдәм – Помощь” хәйрия фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә оештырылган “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” курсларына килүчеләрнең сүзләре бу.  Монда тәүге тапкыр килүчеләр дә, инде берничә тапкыр булырга өлгерүчеләре дә үзәк хезмәткәрләренә рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмый. Яшиселәр килә башлады, ди алар. 

Бирегә тормышта үз урыннарын табу максатыннан күзләре күрмәүчеләр җыелган.

“Икебезгә бер күз”
Курсның исеменнән күренгәнчә, бирегә күзләре күрмәүчеләр җыелган. Ольга һәм Илфат Гыйниятуллиннар Белгород өлкәсеннән килгән. Илфат тумышы белән Теләче районының Олы Мишә авылыннан. Күзләре бала вакыттан ук начар күргән.

– Авылдагы мәктәптә укый алмагач, Лаеш районындагы сукырлар интернат-мәктәбенә җибәрделәр. Урта белемне шунда алып чыктым. Аннары сукырлар предприятиесендә эшләдем. 1989 елда бер күземә операция ясатып карадым. Әмма уңышсыз булып чыкты, бөтенләй күрми башлады. Икенче күзеңне саклап калырга кирәк дип, анысына да операция ясатырга куштылар. Әмма операциядән соң икенче күзем дә күрмәс булды. Элек әле чыгып йөри идем, бу хәлләрдән соң өйдә генә утырып тордым. Шунда бер танышым шалтыратып, Казанда күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге барлыгы турында сөйләде. 2012 ел иде бу. Ул вакытта үзәк “Сөләйман” мәчетендә эшли иде. 2013 елда “Ярдәм” мәчете ачылды, мине шунда чакырдылар. Монда килеп эләккәннән соң, тормышым бөтенләй үзгәрде. Намазга бастым, компьютерда эшләргә өйрәндем. Бер арттырусыз әйтәм, яшиселәр килә башлады. Илдар хәзрәт Баязитов ярдәме белән хаҗга да барып кайттым, – ди ул. 

Булачак хатыны Ольга белән Курск өлкәсендәге тернәкләнү үзәгендә танышкан. 2016 елда никах укытып, Белгородта яши башлаганнар, фатир сатып алганнар. 
– Бик матур яшибез. Миннән аермалы буларак, Ольга бер күзе белән әз генә күрә. Икебезгә шул бер күз җитә дә, – дип елмая Илфат. 

“Сеңлемнең дә, минем дә күзебез күрми”

Шәһит Шахвәлиевкә 61 яшь. Өч баласы, биш оныгы бар. Самарада яши. Тумышы белән Шентала районының Әбдеки авылыннан.
– Без гаиләдә биш бала. Сеңлем белән икебезнең күзләре тумыштын начар күрә. Күпме йөреп, тикшеренеп тә, сәбәбен белә алмадык. Нәселебездә дә юк андыйлар. Борчылган чаклар булды, ә инде намазга баскач, минем өчен хәерлесе шулдыр дип тынычландым. Әтиебез ике ел элек мәрхүм булды. Әниебез Саҗидәгә 93 яшь. Абыем белән авылда яши. Хатыным Әнисәдән уңдым. Матур яшибез, балалар тәрбияләп үстердек, оныкларыбыз бар. Үз йортыбыз белән яшибез, кош-кортлар үстерәбез, – дип сөйли ул.  

Тулырак монда: https://shahrikazan.ru/news/җәmgyiyat/kzlre-krmche-shit-shakhvliev-namazga-baskach-minem-chen-kherlese-shuldyr-dip-tynychlandym


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе