Руслан хәзрәт Фәрхетдинов: Кечкенәдән үземә динебезне өйрәнергә дигән максат куйдым

Моннан якынча ай ярым элек Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Казандагы...

БӘЙЛЕ
2013 Дек 17
Моннан якынча ай ярым элек Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Казандагы «Ярдәм» мәчетендә имам вазифасын үтәүче Руслан хәзрәт Фәрхетдиновны Болгардагы «Ак мәчет»кә имам-хатиб итеп билгеләде. Хәтерем ялгышмаса, Чаллыдагы күчмә пленум вакытында мондый карар кабул ителде.
Ә беркөнне миңа "Ярдәм” мәчетенә матур гына кереп киткән Руслан хәзрәт белән очрашу һәм аның белән гәпләшү насыйп булды.

-Руслан хәзрәт, Сезнең азан әйтүләрегез дә, намаз укытуларыгыз да безгә ошый иде. "Ярдәм”нән китүне озак уйладыгызмы?

-Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим. Беренчедән, Казаннан китү мәсьәләсе минем өчен билгесез иде әле. "Ярдәм” мәчетенә эшкә урнашканнан соң, биредә калам инде, дип уйладым. Бер кая да китәргә җыенмадым. Миңа "Ак мәчет”кә тәүге тәкъдим булгач: "Юк, мин анда бара алмыйм, чөнки мондагы эшем бар”,-дип баш тарткан идем. Мине биш ел буена укыткан бер абый бар, ул әйткәч, икенче тапкыр тәкъдим булгач, мин инде каршы килә алмадым. Пленумда карар кабул иттеләр һәм мине "Ак мәчет”кә имам итеп сайлап куйдылар. Ә болай минем "Ярдәм”нән китәргә исәбем юк иде.

-Сезнең тәрҗемәи хәлегезне беләсебез килә, чөнки татарчаны бик камил сөйлисез.

-Минем тәрҗемәи хәлем шундый: 12-13 яшемнән үк намаз укый башладым. Ничек булды ул дисезме? Башлангыч сыйныфларда укыганда, мин әле ислам дине белән кызыксынмадым. Ләкин 6 нчы сыйныфка җиткәч, өйдә телевизор янды, ә тышта кышкы көннәр иде. Шунда мин әбием Саниянең төреп куйган бер төенчеген күрдем. Сания әбидән аны ачып карарга рөхсәт сорадым. Ул моңа каршы булмады. Ә анда иске гарәп хәрефләре бар иде. Мин ул хәрефләргә гашыйк булдым һәм үземә аларны өйрәнергә дигән шарт куйдым. Өебездән ерак түгел генә Таһирә исемле бер абыстай яши иде. Һәр якшәмбедә аңа барып, дәресләр алырга керештем. Таһирә апа өйрәтеп калдырды мине шул гарәп хәрефләрен танырга. Аннары үзем мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә керештем. Соңрак Коръәнгә күчтем. 9 нчы сыйныфка кадәр шул юнәлешне дәвам иттем. 9 нчыны тәмамлагач, миңа 10 нчыны укымаска, мәдрәсәгә керергә, дигән тәкъдим булды. Мин аны хуп күрдем һәм Ульяндагы мәдрәсәгә укырга кердем. Шунда 2003 елда Коръәнне өйрәндем, дини башлангыч белем алдым. Анда бер ел укыгач, Татарстандагы Әлмәт каласы мәдрәсәсенә киттем. Әлмәттә ике ел укыгач, Мисырның Каһирә шәһәрендә тагын ике ел белем алдым. Аннан соң, Төркиянең Истанбул каласында 3 ай хәнәфи мәзһәбендәге фикһ гыйлемен өйрәндем. Аннары урду җирләренә (Иордания) киттем. Иорданиядә тәфсир фәнен өйрәндем. Шуннан соң, Саратов мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсовның тәкъдиме белән Мәдинә каласына укырга чыгып китәргә туры килде. Үзебезнең хәнәфи мәзһәбен өйрәтә торган мәркәзгә барып укыдым. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) мәчетеннән нибары 600 метр җирдә белем алдым. 2011 елда инде мин Казандагы Россия Ислам университетының көндезге икенче курсында укый идем. Хәзер мин бу уку йортының читтән торып уку бүлегендә өченче курста белем алам.

-Әйе, Руслан хәзрәт, Сез бихисап күп укып йөргәнсез икән. Үзегезнең биографиягезне дә сөйләсәгез иде.

-1987 елгы мин. Быелның маенда 26 яшь тулды. Әти белән әни бергә яшәмәде. Мин кечкенәдән үк бабай белән әби кулында үстем. Сания әби белән Фәрхетдин бабай мине тәрбияләп үстерде. Аллаһының рәхмәтләре яусын аларга. Әби – һөнәре буенча табибә-педиатр. Ә бабай – нефть чыгаручы. Бабай гомер бакый кара алтын чыгарды. Мин исә шушы ике мөхтәрәм зат кулында үстем, тәрбияләндем. Әни дә безнең белән яшәмәде. Икенче иргә кияүгә чыгып, Төмән якларына китеп барды. Әни белән дә, әти белән дә, 3 энем белән дә аралашып яшим. Энеләрем хәзерге вакытта мәктәптә укый.

-Сез Ульян өлкәсендә тудыгызмы?

-Әйе, мин Ульян өлкәсендәге Иске Кулаткы районының Иске Мостяк авылында дөньяга килгәнмен. Бу авыл күптәнге, аңа 300 ел. Авылыбызда ике меңгә якын татар мишәре яши.

-Тик Сезнең сөйләмегездә бернинди шивә, ягъни диалект сизелми.

-Мин Казанга килгәч, бик соклана идем мондагы кешеләрнең күркәм сөйләменә. Алар бик матур телдә сөйли. Мин Мәдинәдән кайткач, үземә телемне Казан теленә лаеклаштырырга дигән шарт куйдым. Хәзер шуны камилләштерү өстендә эшлим.

-Инде Сез Идел Болгарстаны җирләрендә динебезне үстерүдә, дөресрәге, кешеләребезне исламга кайтаруда өлешегезне кертерсез, дип уйлыйм.

-Әйе, дөрес әйтәсез. Мин кечкенәдән үк, ягъни ислам диненә керешкәннән бирле динне күбрәк өйрәнергә һәм аны башкаларга да – үземнең балаларга, якыннарга, туганнарга, дусларга, милләттәшләргә өйрәтергә дигән максат куйдым. Хәзерге вакытта шул юнәлештә эшлим инде.

-Сез башлы-күзле булганмы әле?

-Әйе, мин өйләнгән. Моннан ике ай элек никахыбыз булды үзебезнең авыл кызы белән. Мин Әлфия белән бер мәктәптә укыдым. Бер урамда яшибез. Бер-беребезне күреп йөри идек, тик әле башта бер-беребезгә гашыйк булмадык. Аннары мин чит илләргә барып, укып кайткач, бу кыз үсә төште, ямь керде үзенә. Аңа игътибар бирдем, без дуслашып киттек һәм бер-беребезгә гашыйк булдык. Ул Казан дәүләт медицина университетын тәмамлады. Аннары кызның әти-әнисеннән өйләнешергә рөхсәт сорадык. Алар каршы булмады. Хәзер Әлфия белән матур гына яшәп ятабыз.

-Руслан хәзрәт, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезгә яңа урында да уңышлар телибез.

Әңгәмәдәш – Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе