Русия ислам университеты ректоры, сәясәт белгече Рәфыйк Мөхәммәтшин мөфтинең машинасын шартлату, Вәлиулла Якуповны үтергәннән соң, Татарстанда килеп туган дини-сәяси ситуация уңаеннан “Татар-ислам” сайтына интервью бирде.
- Рәфыйк әфәнде, Татарстандагы дини һәм сәяси ситуацияне ничек бәялисез?
- Ситуациягә әле ачыклык кермәде. Хәзер булган хәлләрнең сәбәпләре турында гына уйланырга вакыт бар. Терактлар идеология аркасында оештырылды дип саныйм.
- Сәбәп шул гынамы?
- Һәрхәлдә икътисади сәбәпләре юк. Чөнки Вәлиулла Якуповның зур бизнесы юк иде. Кыскасы, Якуповның радикал дини агымнарга мөнәсәбәте, кискен фикере фаҗигага сәбәп булды.
- Кайбер белгечләр Якуповның үлемен дини идеология белән бәйләргә теләми.
- Башкача була алмый. Чөнки традицион ислам вәкиле кулына корал күтәреп, кеше үтерә алмый. Килешмәгән фикерләр була, ләкин мондый очрак килеп чыга алмый. Бу – радикаллар эше.
- Бәлки, фаҗига артында сәясәт ятадыр?
- Әлегә тикшерү комитетында эшне карау бара. Бик күп кешеләрне тоткарлаганнар да. Ансыз да буомый инде. Алла халкыбызга сабырлык бирсен. 400ләп кеше тоткарланган икән. Бу тикшерү генә, эзәрлекләү түгел. Юкса, кайберәүләр моны мөселманнарны эзәрлекләү дип бәяли башлады. Сорау алулар да күп булачак. Татарстанда ситуация бик катлаулы. Хәлгә ачыклык кертелгәч, Татарстанда мөселман өммәтен алга таба алып баруның тактика һәм стратегиясе билгеләнәчәк. Әлбәттә, стратегия – ул традицион исламны үстерү. Ә тактика мәсьәләсе катлаулырак. Чөнки мөселманнар арасында бердәм фикер юк. Чит илдә укып кайтучылар бер тарафта, җирле имамнар икенче якта.
Шуны әйтергә кирәк: чит илдә укыган имамнар күпкә белемле, шуңа аларга яшьләр иярә. Татарстанда укыган имамнарны алар бабайчылар, ягъни традиционалистлар дип кенә атый. Шуңа алга таба белем бирүне бик күпкә көчәйтергә кирәк булачак.
Рәфыйк Мөхәммәтшин белән Тимер Сәгыйтов сөйләште