Мансур хәзрәт Җәләлетдинов: «Төзү, барлыкка китерү мөһим. Әгәр имамнарның берәрсе тырышып эшләсә, мин моңа бары куанам гына”

Казан мөхтәсибәте Татарстанда гына түгел, Россиядә иң эре дини оешмаларның берсе санала.

БӘЙЛЕ
2012 Мар 19
Казан мөхтәсибәте Татарстанда гына түгел, Россиядә иң эре дини оешмаларның берсе санала. Биредәге мәчет әһелләренең актив гамәл кылуы һәм кадрларны туплауда дөрес сәясәт үткәрү әлеге мөхтәсибәтне җөмһүриятебездә алдынгылар сафына куя.
Әлбәттә, оешманың уңышлы эшләве аның җитәкчесеннән тора. 1995 елдан бирле Казан мөхтәсибәтен Мансур хәзрәт Җәләлетдин җитәкли. Һәр 4 ел саен Казан имамнары аңа ышаныч белдерә һәм имам-мөхтәсиб итеп сайлап куялар. Без Мансур хәзрәттән укучыларыбызга үзе турында һәм рухи өлкәдәге эшчәнлеге хакында сөйләвен үтендек.

Мансур хәзрәт, сөйләгезче, Сез кайда үстегез?

Мин Казанда туып үстем, 38 нче мәктәптә укыдым. Ул вакытларда мин һәр малай кебек үк укыдым, безнең Савин бистәсе буйлап йөгереп йөрдем. Аннары Ерак Көнчыгыштагы Хабаровск краенда Советлар Армиясендә хезмәт иттем.

Сез дин белән кайчан кызыксына башладыгыз?

Беләсезме, мин әби янында үстем һәм тәрбияләндем. Минем аның белән ураза вакытында авыз ачу мәҗлесләренә йөргәнем истә калган. Анда Изге Коръәннән аятьләр укыла, дини җырулар – мөнәҗәтләр башкарыла иде. Боларның һәммәсе дә миңа нык ошады, зур тәэсир ясады. Армиядән соң, Казанга кайткач, мин "Мәрҗани” мәчетендә эшләргә тырыштым, чөнки ислам дине турында күбрәк белергә омтылдым. Ул чакларда яшьләрне төрле ысуллар ярдәмендә мәчеткә кертмәскә тырышалар иде. Бер очрак булышты. Бервакыт мин хастаханәгә операция ясатырга кердем. Анда Бари абый Гатинны очраттым. Аның оныгы "Мәрҗани” мәчетендә машина йөртүче булып эшли икән. Бари абыйның оныгы Бохарадагы мәдрәсәгә укырга киткәч, бу вазифага мин урнаштым. Ул вакытларда Габделхәбир һәм Әхмәтзәки хәзрәтләргә эш урыныннан машиналар бирелгән иде. Мәҗлесләргә һәм барлык чараларга ул хәзрәтләрне машина йөртүче дә озата бара һәм аларның тән сакчысы вазифасын да үти иде. Мәчеттә эшләү миңа ислам динен һәм гарәп телен өйрәнү өчен киң офыклар ачты. Һәм мин шулай эшләдем дә. Безне ул чакларда мәчетнең бухгалтеры Касыйм абый укытты.

Сез Бохарадагы "Мир-Араб” мәдрәсәсенә укырга ничек китә алдыгыз?

Ул заманнарда дини белем алырга омтылган һәр яшь кеше Бохарага эләгергә омтыла иде. Мин һәр елны документларымны әзерләп бирсәм дә, ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында укырга барудан төшеп калдырыла идем. Мин барыбер үз максатыма ирештем. Миңа шулчагында мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин булышты. Ул Казанга еш килә иде. Белем алырга чынлап та теләгем бар икәнен күргәч, ул мине Бохарага белем алырга җибәрде.
Бохарада кайсы елларда укыдыгыз?
1986 елдан 1990га кадәр. Күп кенә имтиханнарны без "Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең хәзерге ректоры Наил хәзрәт Яруллин белән алдан тапшырдык. Безгә укуы җиңел булды. Ник дигәндә, гарәп әлифбасын беләбез һәм Коръәнне дә укый ала идек. Шуңа күрә икенче курстан дүртенчегә сикердек. Бохара мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, мин Тәлгат хәзрәт Таҗетдиннең тәкъдименә җавап йөзеннән, Төркиягә киттем. Анда 2 ел буена белемемне арттырдым.

Рухи остаз сыйфатындагы эшчәнлегегезне кайчан башладыгыз?

1992 елда эшли башладым. Ул чагында Татарстанның мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин иде (ул хәзер "Нурула” мәчетенең имам-хатибы). Мине аның беренче урынбасары итеп билгеләделәр. Аннары миңа "Зәңгәр” мәчетенең имам-хатибы булып эшләргә туры килде. 1812 елда төзелгән бу бина начар хәлдә: аның хәтта манарасы да юк иде. Аны яңарту өчен күп хезмәт куярга туры килде.
1995 елда Казан шәһәре мөхтәсибәте оештырылды һәм мине имам-мөхтәсиб итеп сайладылар. Шушы вазифаны мин хәзергә кадәр башкарам.

Сез кайсы мәчеттә имам-мөхтәсиб булып эшли башладыгыз?

1995 елда имам-мөхтәсиб итеп сайланганнан соң, миңа бер үк вакытта "Мәрҗани” мәчетенең
имам-хатибы дигән исем дә бирелде. Мин бу гыйбадәтханәдә тәүге дини белем алдым, яшь чагында биредә Әхмәтзәки, Габделхәбир хәзрәтләр белән аралаштым. Шуңа күрә монда имам-хатип булуыма шатландым. Аннары Казан мөхтәсибәте бай тарихлы җәмигъ мәчетендә урнашырга тиеш дип тә уйлый идем.
Эшкә керешүгә, без мәчетне төзекләндерергә кирәклеген аңладык һәм шушы юнәлешкә өстенлек бирдек. Мин төрле оешма җитәкчеләренә, шул исәптән, бергә үскән эшкуар дусларга мөрәҗәгать иттем. Аларның һәммәсе дә акчалары юклыгы турында әйттеләр, ләкин таварны алып, аны сатып, кергән акчага мәчетне төзекләндерү мөмкинлеге хакында киңәш бирделәр.
Шул чакларда миндә Ислам сәүдә йортын төзү фикере туды. Кешеләр матди ярдәм урынына сәдака сыйфатында, тавар бирәләр. Биредә мин беренче тапкыр вакыф системасы белән таныштым. 1917 елга кадәр бу система татарларда бик киң таралган булган. Ул вакытларда мәчетләр янында изге йортның кибетләре, сәүдә рәтләре торган. Без Ислам сәүдә йорты фикерен тормышка ашырганнан соң, беренче тупланган акчабыз мәчетне төзекләндерүгә китте. Түбәне алыштырдык. Тәрәзәләрне, рамнарны яңарттык, ишегалдын зурайттык. Халык мәчетнең уңай якка үзгәргәнен күреп, Аллаһының рәхмәте белән безгә булыша башлады: кемдер акча алып килде, икенче берәүләр материаллар белән ярдәм итте.

Ләкин Сез мәчетне төзекләндереп кенә калмадыгыз, үз вакытында Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре ачкан мәдрәсәне дә торгыздыгыз.

Дини белем алуның мөһим роль уйнаганын белгән хәлдә, миңа күптән Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең данлыклы мәдрәсәсен яңадан торгызу фикере тынгылык бирми иде. Ул чакларда Татарстан дини яңарыш чоры кичерде, яңа мәчетләр төзелде, кадрларга да ихтыяҗ зур булды. Хакимияттән элек мәдрәсә урнашкан бу бинаны безгә бирүләрен сорадык, алар каршы килмәделәр. Әлеге йортта яшәүчеләрне аннан күчергәндә, ул бик тузган иде. Җитмәсә, янгын вакытында аның зур гына өлеше зыян күргән.
Аллаһының рәхмәте белән, 2003 елда бу уку йорты үзенең ишекләрен ачты. Без биредә һәр курста 25 кеше укыр дип фикерләп, аны 100 студентка исәпләдек. Биредә укырга барлык шартларны да барлыкка китердек. Бина зур булмаганлыктан, тулай торакны мәчеткә күчердек. Ә мәдрәсәдә уку класслары һәм ашханә булдырылды. Сүз уңаеннан, безнең студентлар 3 тапкыр ашатыла. Хәзерге вакытта мәдрәсәдә укырга теләк белдерүчеләр күбәйде. Миңа шәхсән Россиянең төрле төбәкләреннән, аерым алганда, Түбән Новгород, Әстерхан. Самара һәм Саратов өлкәләре мөфтиләре үз студентларын безгә җибәрергә теләк белдереп, мөрәҗәгать итәләр. Бу хәл, әлбәттә, мине бик куандыра. Ник дигәндә, бу өлкә мөфтиләре белән без кайчандыр Бохарада бергә укыган идек. Шулай ук Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) илләреннән килеп, бездә укырга ниятләүчеләр дә бар. Моның белән бәйле рәвештә тулай торакны төзүгә зур ихтыяҗ барлыкка килде. Инде бу максатларга җир бүлеп бирелде һәм без тулай торакны төзүгә әзерлек эшләрен башладык.

Сез имам-мөхтәсиб вазифасын үтәгәндә, төп уңышларыгыз итеп кайсыларын күрсәтер идегез?

Мин үземнең уңышлар турында сөйләргә яратмыйм, алар хакында кешеләр, мәхәллә халкы хөкем йөртергә тиеш...

Тик кешеләр күрә бит Казан мөхтәсибәтенең республикада иң күп гамәл кылучы оешма икәнлеген.

Без имамнар җыелышын еш үткәрәбез. Сүз уңаеннан, мин гомуми җыелыштан тыш, яшь имамнарны аерым җыям. Аларның мөхтәсибәт тарафыннан ярдәмне тоюлары мөһим. Имамнарның төрле мәсьәләләре килеп чыгарга мөмкин. Кулдан килгәнчә, без аларны чишәргә тырышабыз, киңәшләр бирәбез, кирәк булганда, мэриягә мөрәҗәгать итәбез. Анда без тулы яклау табабыз. Бу - безнең өчен бик мөһим. Хәзер Казанда 56 мәчет бар, аларның һәммәсе дә үз вазифаларын тулысынча үтәп бара. Имамнарга куелган бурычларның берсе – имам Әбү Хәнифә мәзһәбенә тугры калган хәлдә, төрле агымнарга, секталарга каршы тору. Гомумән, безнең имамнар арасында үзара аңлашу бар. Бу безнең өчен бик әһәмиятле. Үзара дустанә булу мәхәллә халкына үсәргә, төрле хәйрия чаралары үткәрергә, мәчетләр каршында уку йортлары салырга булыша. Бу уңайдан төзү, барлыкка китерү аеруча мөһим. Әгәр имамнарның берәрсе тагын да тырышып эшли башлый икән, мин моңа фәкать куанам гына. Мин үзем дә андый кешенең рухи яктан мәсьәләләре килеп чыкмасын дип тырышам. Мин үземнең ярдәмчеләрем Илфар хәзрәт Хәсәневкә һәм Рамил хәзрәт Мингәрәевкә мөхтәсибәттәге уңышлы эшчәнлекләре өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Мансур хәзрәт, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Эшегездә зур уңышлар телим.

Әңгәмәдәш – Әхмәт Халиков

Редакциядән: Казан Ислам көллияте тулай торагын төзүдә хәйрия ярдәме күрсәтергә теләүчеләр өчен бу уку йортының реквизитлары мондый:

Местная мусульманская религиозная организация приход Казанской Соборной мечети «Аль – Марджани» Казанского Мухтасибата Централизованной религиозной организации – Духовного Управления Мусульман Республики Татарстан Республики Татарстан
Адрес: 420021, г. Казань, ул.К.Насыри, д.17, тел/факс: 293-00-35, 293-81-50;
Р/с 40703810200020005069 в ОАО «Ак Барс» Банк г.Казани
ИНН/КПП 1654026305/165501001, к/с 30101810000000000805, БИК 049205805

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе