Күзләре күрмәүчеләргә Казаннан китаплар җибәрелә

"Күзләре күрмәүчеләр өчен тәҗвид”, "Күзләре күрмәүчеләр өчен Тәфсир” , "Күзләре күрмәүчеләр өчен Коръән” китаплары һәм башкалар Казаннан кирәкле кешеләргә бушлай җибәрелә. 

БӘЙЛЕ
2024 Дек 23

Күзләре күрмәүчеләргә Казаннан китаплар җибәрелә

Күзләре күрмәүче мөселманнарны укыту дәреслеге нәшер ителде. Күрмәүчеләр өченЭлек Казан һәм Татарстан мөселманнары гына түгел, бәлки Россиядәге күзләре күрмәүче әһле ислам изге китабыбыз Коръәнне үз куллары белән тотып уку нигъмәтеннән мәхрүм иде. Моннан 23 ел элек, ягъни 2002 елда «Сөләйман” мәчетенә Илдар хәзрәт Баязитов имам-хатип итеп билгеләнгәч, Аллаһының рәхмәте белән сукыр мөселманнарга андый мөмкинлек тудырылган.

Күзе күрмәүчеләргә бармак белән укыр өчен Коръән, Тәфсир, Тәҗвид, Гыйбадәте Исламия, Намаз уку кебек бик кирәкле китаплар даими җибәрелеп тора. Иганәчеләр ярдәм итеп тора. Почта чыгымнарын дәүләт каплый. Чөнки Россиядә сукырлар почтасы бушлай эшли. Гомумән, безнең илебездә күзе күрмәүчеләр өчен өстенлекләр шактый. Шул исәптән махсус мәктәпләр эшли. Дөм сукыр балаларны туплап интернатларда укыталар. Ә "Ярдәм" фонды исә дәүләткә, җәмгыятькә яхшы эшләрне башкаруда ярдәм итә!

Аеруча, илдә мөселманнар өчен күпертмәле дини китаплар чыкмый иде. Хәзер исә "Ярдәм" хәйрия вакыфы дини, гыйбадәт, сүрәле китапларны бастыра. Бу изге эшнең башында киң күңелле Мәликә ханым Гыйлметдинова тора. Шул нисбәттән тарихка күз салыйк! 

 Мәликә Рәфкать кызының сукырларны укытудагы күп еллык эш тәҗрибәсе "Зрячим о незрячих” китабы рәвешендә дә рус телендә дөньяга чыкккан булган. Әйтик 253 биттән торган җыентыкта 6 бүлек бар. Аның беренчесендә күзләре күрмәүче кешеләр турында Коръәннән аятьләр, Пәйгамбәребезнең хәдисләре китерелгән. Икенче бүлек исә сукырларның психологиясенә багышланган. Анда шулай ук кириллицага күчерелгән Брайль системасы турында мәгълүмат та бар.

Бу китаптагы иң зур бүлек ул - "Күзләре күрмәүчеләр өчен тәҗвид” дигәнедер, мөгаен. Биредә Коръәнне укуда ярдәм итүче 13 дәрес рәвешендәге гарәпчә кагыйдәләр Брайль теленә күчереп язылган. Әлеге мәҗмугадагы дүртенче бүлектә - күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү дәресләре, бишенче бүлектә - аларны компьютерга өйрәтү ысуллары, соңгы бүлектә "Сөләйман” мәчетендә күзләре күрмәүчеләрне укыту тәҗрибәсе хакында язылган.

Күзләре күрмәүчеләр китапханәсе. Төп яңалыклар
Әлеге китапка Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары, педагогия фәннәре кандидаты Г. Т. Минкина, Чечен Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы баш белгече Р. Х. Әсхабова, Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Р. М. Мөхәммәтшин, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры, педагогия фәннәре докторы Е. А. Корчагин, ГБУ РСБС директоры М. А. Заурбәкова, юридик фәннәр докторы Р. И. Беккин, педагогик фәннәр кандидаты Р. Г. Җәләева, педагогия фәннәре кандидаты А. Р. Биктимерова, Татарстан Голәмәләр Шурасы рәисе Р. Г. Батров, Бөтенроссия Сукырлар җәмгыятенең Казан оешмасы җитәкчесе Н. В. Колесников, социолог, журналист Д. М. Гәрәев, Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты И. Ф. Хисаметдинов үзенең фикерләрен белдергән.

 

"Хәзерге вакытта Россиядә күзләре күрмәүче мөселманнар белән эшләү турында шулай җентәкләп һәм комплекслы чаралар үткәрү буенча бер генә дәреслек тә юк. Шуның өчен дә без илебездә әлегә хәтле күрелмәгән, кабатланмас китапны кулыбызда тотабыз дип әйтә алабыз”, дип белдергән үзенең бәяләмәсендә Россия Ислам университетында ул вакыттагы проректор Рөстәм Батров.

Китапны әзерләүдә педагогия фәннәре кандидаты Гөлназ Сабитова, ул вакыттагы "Сөләйман” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов, "Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевның ярдәме зур булган.

Шулай да бихисап тыйнак кеше ул Мәликә ханым. Үзенең китабын кулына тоткан килеш фотога төшергә никадәрле үгетләсәләр дә, ул моңа риза булмаган.

Бу китапның басылып чыгуын Чечня, Дагыстан кебек үзәктән еракта урнашкан җөмһүриятләрдә аеруча көтеп торалар. Әлеге дәреслекне кулларына алгач, алардагы күзләре күрмәүче мөселманнар да Коръәнне уку ачкычына ирешкән.

Без Мәликә ханым Гыйльметдиновага  ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, Аллаһының рәхмәтендә булып, киләчәктә дә армый-талмый мөселманнар өммәте файдасына хезмәт итүен телибез


 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе