Гозәер Заһидуллин: Мәккә-Мәдинәдән үземә көч-куәт алып кайттым

Мин беркөнне «Ярдәм» мәчетендә, Мәккәгә барып, аннан хаҗи булып кайткан Гозәер Лотфулла улы Заһидуллин белән очраштым...

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 15
Мин беркөнне «Ярдәм» мәчетендә, Мәккәгә барып, аннан хаҗи булып кайткан Гозәер Лотфулла улы Заһидуллин белән очраштым һәм аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

-Гозәер абый, хаҗ кылулары авыр булмадымы?

-Безнең хаҗыбыз бик авыр да булмады, бик җиңел дә булмады, дияр идем. Без 1 октябрьдә Казандагы Халыкара аэропортка килеп, башта ихрам киемнәрен киендек. Шулардан очкычка кереп утырдык һәм үзебезне аккошлар кебек хис иттек, чөнки ап-ак киемнәрдән идек без. Самолетыбыз төнлә Казаннан очып китеп, икенче көнне иртәнге сәгать дүрттә Җиддә каласына килеп төштек. Биредә безне бик әйбәт каршы алдылар: ашаттылар, эчерттеләр, бүләкләр бирделәр. Таң атканчы Җиддә аэропортында утырдык. Аннары паспортларны, документларны тикшерделәр, шунда ук теркәлү уздык. Аннан соң автобус килеп, безне кунакханәгә алып китте. Әлбәттә, намаз вакыты керүгә, без намазларыбызны укыдык. Мин Мәккәдә беренче корпусның икенче катына эләктем. Бер бүлмәдә биш кеше тордык. Килеп җитүгә, ял итәргә яттык. Очкычта бик арылды. Үлгән кешедәй йоклаганбыз. Безне уяттылар. Тәһарәт алдык. Ашханәгә чакырдылар. Безне яңадан тәмләп ашаттылар, эчерттеләр. Көндезге 12ләр тирәсе булгандыр инде. Алар белән безнең вакыт арасында бер сәгать аерма бар. Без аннары өйлә намазына "Әл-Хәрам” мәчетенә намаз укырга йөгердек бүлмәдә торучы бишебез дә. 3 тукталышны автобуста бардык, аннары безне төшерделәр, башка алып барырга ярамаганлыгы турында әйттеләр. Мәчет үзе күренеп кенә тора. Ярымайлары бик биектә. Намазга бераз вакыт бар иде әле. Без 7 тапкыр тәваф кылдык, ягъни Кәгъбәтуллаһны әйләндек. Анда Ибраһим пәйгамбәрнең аяк эзләрен күрдек, Кәгъбәне кочаклап еладык. Хаҗәр ананың йөгерә-йөгерә су эзләгән җирләре буйлап, Зәм-зәм суын эзләдек, тиз таптык тагын үзе, сәгый кылдык. Намаз укыдык һәм кунакханәгә кайтып киттек. Юлда безне тагын автобуслар көтеп тора иде. Без аларга, әлбәттә, акча түләмәдек. Башта түләп куйган 138 мең сум барысына да җитте инде. Корбанга шуннан 100 доллар акча да алынды. Безнең бүлмәдәгеләр бик әйбәт егетләр булып чыкты. Яшь кенә бер җитәкчебез бар иде. Ул: "Бабайлар, әйдә бераз ятып алыгыз, аннары чыгып китәбез”,-дип безне гел йөртеп торды. Без бер атнадан артык "Әл-Хәрам” мәчетенә намаз укырга йөрдек. Мәчетнең ярымайлары бик матур иде. Соңрак Мина үзәнлегенә алып киттеләр. Андагы палаталар зонтик рәвешендә ясалган. Анда без шулай ук намаз укыдык, ашаттылар, эчерттеләр – тамакларыбыз гел тук булды. Дөрес, көннәр эссе торгач, алай каты ашап та булмады, йокыбыз да сак булды. Шулай да андагы тормышка да ияләндек инде. Зәм-зәм сулары эчтек. Күп кеше авырды да. Эчләре китте. Аннары безне Гарафәт тавына алып киттеләр. Мин үзем тауның яртысына хәтле генә мендем. Аякларым авыртты чөнки. Мөздәлифәгә юл алдык аннары. Анда 3 көн буена шайтанга атарлык таш җыйдык. Без 3 көн буена таш атарга йөрдек. Бер чакрымнан артык тоннель чыгасы бар анда. Гомумән, без анда өч тоннель аша чыгып, 4 чакрымга якын җир үтеп, таш атарга барып йөрдек. Ә картрак бабайларны эскалатор тасмасы йөртте. Икенче көнне безне шундагы бер чишмә буена алып барырга булдылар. Без анда су эчеп, юынып, ике рәкәгать сөннәт намазы укып кайттык.

-Кайда булды бу хәл?

-Мәккәдә булды бу хәл. Кече хаҗ бетте, олы хаҗ башланды инде. Гарафәт тавына шуннан соң бардык инде без. Җомга көнне гарәпләр килеп, безгә бүләкләр тараттылар. Намазлыклар, тәсбихләр, түбәтәйләр дә бар иде анда. Аннары безгә Мәдинәгә китү өчен әзерләнергә куштылар. Бүләккә әйберләрне дә шунда алырсыз диделәр. Хатын-кызлар барыбер Мәккәдә дә җыйды инде әйберләрне. Алар бит мәчеткә йөрмәделәр. Кунакханәдә аста аларның намаз укый торган урыны бар иде. Кичтән әйберләрне тутырдык, иртәнге якта ашадык-эчтек. Иртәнге сәгать тугызда автобус килә диделәр. Бик зур автобуслар иде бу. Италиядән китерелгәнлеге турында әйттеләр. 5 автобус килде безгә. Ике төркем идек. Сәгать 9да автобуска утырган идек, кичке 7гә генә килеп җиттек Мәдинәгә. Мәккә белән Мәдинә арасы 470 чакрым дигәннәр иде, автобус шоферы 520дән артып китә, диде. Без юлда туктап, өйлә намазын укыдык, ашарга бирделәр. Аннары тагын шактый киткәч, икенде намазын укыдык. Тагын безне ашаттылар-эчерттеләр, автобуска кереп, бүләкләр тараттылар. Мәдинәгә килеп җиткәч, без андагы кунакханәнең 10 нчы катына эләктек. Пәйгамбәребез мәчете белән янәшәдә генә иде яшәгән урыныбыз. Бик җайлы булды безгә. Һәр намазга мәчеткә йөрдек. Кунакханәнең беренче катында гел кибетләр бара. Алтын кирәкме, көмешме – һәммәсе дә бар анда. Мәккәгә караганда, бик күңелле урын инде. Тизрәк ашадык та. Аннары мәчеткә йөгердек. Арганнар онытылды безнең. Мәчеткә керсәк, исебез китте: мондагы гыйбадәтханәнең очы-кырые күренми. Барысы да чиста алтыннан монда. Бөтен баганалар, гөмбәзләр – бөтенесе чиста алтыннан. Без бит Мәдинә мәчетенә бөтен олы һәм кече хаҗны үтәгәч, кем әйтмешли, ял итәргә дип кенә килдек. 3 көн анда торырга дигәннәр иде дә, алай яшәп булмады. 2 генә көн белән канәгатьләнеп калдык. Аннары безгә бик тиз генә җыенырга куштылар. Кичкене ашаган гына идек. Бөтен халык 10 нчы каттан беренчегә төште инде. Әмма автобус юк та юк. Мәдинәдә юк инде ул. Без аның Мәккәдән килүен көтәбез. 3 сәгать буена автобусның Мәккәдән килгәнен көтеп тордык. Автобус килгәч, безнең әйберләрне кран белән төяделәр аның өстендәге багажникка. Без автобуска кереп утырдык. Шатландык инде. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил дигәндәй, ватаныбызга кайтасы килә башлаган иде. Төнге сәгать 12 дә аэропортка килеп җиттек, минемчә. Анда барып керсәк, безгә бүләккә дип Зәм-зәм суын әзерләп куйганнар. Анда тагын безне бик җылы каршы алдылар. Буфетлары да эшли иде. Без Казанга сәгать унда кайтып җитәргә тиеш идек, тик ул вакытка сыешмадык, икегә генә кайтып җиттек. Безгә хәйрия йөзеннән 10 литр Зәм-зәм суы бирделәр. Аннары без болай үзебез дә 10 литр су алдык инде. Анда 50шәр литр су алган кешеләр дә булды. Башта безне 20 литрдан артык су алырга ярамый, дип куркытканнар иде. Дөрес сүзләр булып чыкмады ул. Аларның таможня бик каты эшли. Безне үз ягыбызда өч кенә җирдә, ә аларда җиде урында тикшерделәр. Ипи кисә торган пычакларга хәтле алып калдылар. Чыгу юлына алар күп итеп кап-кап ризыклар өеп куйганнар. Ул безгә, хаҗиларга, дип әзерләнгән. Хатын-кызлар 5 шәр кап алды. Анда намазлыклар да тараттылар. Мин үземнең намазлыкны башка берәүгә бирдем. Өйгә кайткач, нишләп алай эшләдең, дип сүктеләр инде. Өйдә болай да 3 намазлык бар бит инде, дип кенә котылдым. Аннары кешеләр җимешләр ала башлады. Риал бетте, долларга әйбер алырга керештеләр. Мин 500 доллар акча алган идем. Шуның яртысын тоттым. Тагын яртысы калды бит әле. Кибетчеләр анда – үзбәкләр. Аңлыйлар татарчаны. Гомумән, алар Сталин заманында СССРдан киткән үзбәк басмачлар булып чыкты. Алар белән таныштым. Карчыгыма һәм оныгыма алтын беләзек сатып алдым. Минем 4 кибетем бар, италиялеләр китерә безгә алтынны, дип сөйләде ул. 3 катлы йортым бар, ди ул. 1927 елда әти монда алып килгән иде, без әле ул чагында балалар гына идек, әти монда әле 75 яшендә генә яңадан өйләнде, дип сөйләде теге үзбәк. "Сиңа ничә яшь?»-дип сорады ул. «Энем, самолетта миңа 75 тулды”,-дидем аңа. Әтисен дә, әнисен дә шунда җирләгән бу үзбәк. Әтисенең алтын кибетләре аңа калган. Ишеге дә юк ул кибетләрнең. Шунда бөтен әйберләрен калдырып китә икән ул. Гаражлар да юк анда. «Менә шул 3 катлы йортта гаражым һәм японнар машинасы бар”,-диде ул. Аның белән йөргәне дә юк икән. "Менә 1927 елда салган өй минеке түгел. Аренда дип кенә яздыралар”,-диде ул. Алар Гарәбстанга яңа килгән чагында өченче сорт булып саналганнар. Хәзер инде бу үзбәк икенче сорт кешесе булып күтәрелгән. Өй анда туган балага кала, аңа тугач та 25 мең доллар акчаны банкка салалар. Балага 18 яшь тулгач кына алып була бу акчаны.

-Тагын нинди үзенчәлекләргә тап булдыгыз?

-Без машинага бензин сала торган урыннарны да карап йөрдек. Бензин анда "Тройной одеколон” шикелле бик чиста. Аннары бик арзан. 10 риалга 40 литр бензин салалар, мәсәлән. Бер риалның бәясе 7 сум дип исәпләсәк, бензин шактый арзанга төшә. Фатирга түләмәгән өченме, аларда эшләгән кеше хезмәт хакын аз ала. Салым дигән нәрсә юк. Шоферларны җәзага тартырга кирәк булса, таяк белән кыйныйлар. Штраф юк. Без карап тордык: әгәр берәр шофер юл йөрү кагыйдәсен бозса, хокук саклау хезмәткәрләре аны кабинадан өстерәп төшерәләр һәм шунда ук җәзага тарталар, ягъни кыйныйлар. Буфеттан чыкканда, безгә зур Коръән китабы тараттылар. Хатын-кызларның кайберсе аны өчне, икенчеләре хәтта бишне алдылар. Бик авыр ул. Мин берне генә алдым. Бу хәл актык таможняны чыкканда булды. Мин азаплана-азаплана булса да, зур изге китапны алып кайту бәхетенә ирештем. Без очкычка утырып, үзебезнең якты, күркәм Казаныбызга кайтып төштек. Балалар һәм кияүләр каршы алды. Өйгә алып кайттылар инде.

-Хаҗда ничә көн булдыгыз?

-25 көн булырга тиеш идек, 23 көн белән генә калдык. Аллага шөкер, сау-сәламәт, исән-имин килеш кайтып җиттек. Гарафәт тавында да, башка изге урыннарда да туганнарга, таныш-белешләргә, Татарстаныбыз кешеләренә исәнлек-иминлек теләп, догалар кылдык. Казанга кайткач, бераз авырып алдым. Климат кинәт үзгәрде бит. Хәзер инде янәдән башкалабыздагы якты һәм бәхетле "Ярдәм” мәчетебезгә намаз укырга йөри башладык. Беркөнне мәчетебез мәхәлләсе халкына Зәм-зәм суын алып килеп эчердек. Гафу итегез, әмма шуны әйтмичә булдыра алмыйм: анда һава торышы шактый кискен. 46 градус эсселек булып калды. Анда без урамда чабып йөргән этләрне, мәчеләрне очратмадык. Һавада очкан каргаларны күрмәссең. Кош-кортлар кайсы кая качып беткәнме – аларны күрмәдек. Тирән-тирән чокырлар бар, тик су юк. Су булмагач, балык та юк. Шулай булгач, балык консерваларын да очратмадым. Күпме эзләсәм дә, арыш ипиен таба алмадым. Бездәге күк ярмалы бәрәңге юк. Бер-ике тапкыр бәрәңге ризыгы очрады, тик ни гаҗәп, ул әче иде, аны ашап булмады. Мәккәгә баргач та бераз авырып алдым. Безнең 14 табиб бар иде, алар бик тиз рәткә салдылар һәм безне аякка бастырдылар. Гел яныбызга килеп, хәлне белеп тордылар. Даруларын китереп, уколын ясап тордылар. Салкын Зәм-зәм суын эчәсең, рәхәт булып китә инде. Ә иртәгесен күкрәкләр ката, авырый башлыйсың. Аннары безгә иртә-кич пенсилиннан укол кададылар. Табиблар кешеләрне бик карады. Аллаһының рәхмәтләре булсын аларга. Корпуста торганда да, Минада вакытта да палата саен кереп, безне карады алар. Мин үзем дә 2 мең сумлык дару алган идем, шул килеш кире кайтты. Кирәге дә булмады ул даруларның.

-Калдырып булмадымы аларны?

-Болай да күп әйбер калдырдым. Электр чәйнегемне, кер юа торган приборларымны калдырдым.

-Гозәер абый, ничәнче елгы син?

-1938 елгы мин. Хаҗда вакытта 75 яшь тулды миңа. Гомерем булса, Аллаһы боерса, тагын барам әле хаҗга, дип кайттым. Әле мин быел тәүге тапкыр бардым хаҗга. Хәзер андагы тәртипләрне өйрәндем, нәрсәне ничек эшләргә икәнен беләм инде. Йөрәгем авыртты, кан басымым югары булды. Шуңа күрә хаҗга алдарак бара алмадым. Анда бик рәхим-шәфкатьле кешеләр икән, дип сөенеп кайттым.

-Тел белмәү комачауламадымы?

-Безгә Казанда татарча һәм гарәпчә белешмә бирделәр. Шуннан сүзләрне карап әйтүгә, алар аңлады безне. Бик җайлы сүзлек булып чыкты ул. Берәр кирәкле әйберең булса, шуннан карыйсың да, әйтәсең сүзеңне. Бик рәхәт булды ул. Тагын шуны әйтергә онытып торам икән. "Әл-Хәрам” мәчетенең 3 катында да тәваф кылдык без. Иртәгә Мәдинәгә китәбез дигән көнне аның өченче катына мендек. Өченче катның диаметры зуррак икән. Анда йөри-йөри аяклар шеште. Аннары мине төркем җитәкчесе арбага утыртып йөртте. Җитмәсә, минем элек бер аяк сынган да иде. Менә шуңа күрә Гарафәт тавына да менә алмадым. Тагын хаҗга барып, Гарафәт тавына менәсе килә. Зират таулар арасында. Анысы безнең мәетләр булмады. Бер әбиебез югалган иде, полицайлар аны бик тиз табып китерделәр. Шуңа үкенәм: без зиратта була алмадык. Шунысы куандыра: исән-имин килеш, үзебезгә Кәгъбәтуллаһны күреп, аның янында тәваф кылып, Мәккә-Мәдинәдән көч алып, әйбәт кенә әйләнеп кайттык.

Әңгәмәдәш - Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе