-Гөлсинә ханым, сүзебезне ерактанрак башлыйк әле. Чайковскийда бүгенге көндә күпме татар яши?
-Шәһәребездә барлыгы 100 мең кеше яши, шуларның 6 %ын татарлар тәшкил итә. Катнаш гаиләләр күп. Шуңа күрә мәчеткә йөрүчеләр күп түгел. Элегрәк бу кала янында Воткинск ГЭЦы төзелеше барды. Шуны салуда катнашкан өлкән яшьтәге татарлар йөри мәчеткә. Яшьләребезне иман йортына намаз укырга тартуы авыр. Без хәзер башка юл белән киттек. Татар балалары төркемнәре оештырып, аларны төрле бәйгеләргә әзерли башладык. Шул балалар Казан һәм Оренбург ише калаларда чыгышлар ясап, лауреат исемнәре алып кайттылар. Бездә бик әйбәт музыка училищесы бар. Аның директоры - Ренат Худояров дигән татар кешесе. Шул балалар хәзер безнең җырчы да, биюче дә булып киттеләр. Безнең "Дуслык” дигән татар-башкорт оешмабыз бар. Күп еллардан бирле эшли инде ул. Аны соңгы бер дистә еллар буена мин җитәкләдем. Кәүсәрия Нуруллина белән икебез Дәрдмәнд, Тукай, Муса Җәлил һәм башка әдипләрнең иҗади кичәләрен оештырдык, концертлар куйдык. Кәүсәрия элек җырчы иде, хәзер – шагыйрә. "Дуслык”ны инде яшьләргә тапшырдык. Быелгы Сабантуйны да алар оештыра. Шулай да без аларга гел киңәш-табыш итеп торабыз. Узган елдагы Сабантуйны да яшьләр үткәрде. Сабантуйга бик күп кеше килә. Бездә шунысы үзгә: хәмер эчү юк. Сабантуйда бер исерекне дә күрмисең. Иганәчеләрне яздан ук эзли башладык. Узган елда "Пермьтрансгаз», «Лукойл», «Мир свет” оешмалары акчалата нык булышты. Кечерәк оешмалардан без әйберләтә бүләкләр җыябыз. Яза торган каләм бирсәләр, аннан да баш тартмыйбыз. Берничә ел элек әле һәр өйгә кереп, бирнә җыеп йөри идек. Бүләкләребез саллы була безнең. Баш батырга елдагыча тәкә бүләк итәбез, телевизор кебек зур бүләкләр тапшырабыз. Шома биек багана башына исә зур, купшы әтәчне менгереп утыртабыз. Тик быел без ат ярышлары үткәрә алмыйбыз. Коттеджлар төзелү сәбәпле, ипподромны яптылар. Без аны башка уеннар белән алыштырабыз. Олылар да, яшьләр дә катнаша Сабантуй уеннарында. Күбрәк руслар керә әле мәйданга. Алар рәхәтләнеп, теләп, башларын катык тәлинкәсенә дә тыгалар, сулы чиләк-көянтә белән дә чабышалар. Сабантуйны ике кеше алып бара. Берсе – татар телендә, икенчесе русча сөйләп, уеннарның тәртибен аңлата. Аларга кызык шуңа күрә. Сабантуй мәйданы матур урынга – урман аланына урнашкан. Якында гына Кама-Чулман елгасы ага. Кешеләр рәхәтләнеп ял итә. Палаткаларда тамак ялгап алырга да була. Анда аракы сатмауны без беренче эш итеп куйдык. Төрле милләт вәкилләре безнең Сабантуйны көтеп ала. "Кайчан була Сабан туегыз?”-дип сорыйлар. Сабантуйдан соң алар безгә рәхмәтләр әйтеп китәләр. Без мәчеттә 200 кешегә исәпләнгән аш мәҗлесләре дә уздырабыз. Ашын мин пешерәм. Бездә мәчеткә берәү дә буш кул белән килми. Өстәл сыгылып тора ризыклардан. Ә монда Казанда мин аптырап киттем ничек инде кешеләр гыйбадәт кылу йортына буш кул белән килгән дип?! Аннары без мәчеттә беркем дә кычкырып сөйләшмәскә, көлмәскә дигән тәртип керттек. Бездәге мөселманнар гыйбадәт залында тып-тын утыра. Кирәк була калса, пышылдап кына хаҗәтен сорыйлар. Әгәр намазга килгәнбез икән, мөселманлыкны сакларга тырышабыз.
-Гөлсинә ханым, дингә кереп китүегез ничек булды?
-”Дуслык” оешмасында эшләгәндә, моннан 5 ел элек Кәүсәрия беркөнне: "Гөлсинә апа, Мөстәкыйм хәзрәтнең 80 яшьлек юбилее белән котлап кайтыйк”,-диде. Мин, әлбәттә, теләп риза булдым, чөнки Мөстәкыйм хәзрәтне күптән, ул төзелештә эшләгән еллардан бирле беләм. Аның хөрмәтенә шигырьләр язып, тәбрикләгәннән соң, ул ипләп кенә, йомшак ягымлы тавыш белән: "Гөлсинә, син дингә керергә вакыт җиткәнлеген сизәсеңдер инде?”-диде. Мин оялып куйдым. Олы кеше булганлыгымны барысы да белә инде анда. Дингә аяк басарга мине шул сүзләр этәрде. Шул чагында беренче тапкыр намазга бастым. Дөрес, ул вакытларда әле намаз укый белми идем. Андага әбиләр: "Әйдә, безнең белән намазга басарсың”,-дип үз араларына алдылар. Мин ныгытып уйлана башладым, китаплар алдым, догалар өйрәнергә керештем. Төннәр буена гарәп хәрефләрен өйрәндем. Аннары Мөстәкыйм хәзрәт авырып киткәч, хәлен белергә хастаханәгә бардым. Ул анда миңа дингә керергә кирәклеге турында әманәт итеп әйтеп калдырды. "Син абыстай булырга тиеш”,-дип тә өстәде ул. Мөстәкыйм хәзрәт аннары вафат булды. Урыны оҗмахның түрендә булсын. Шулай да минем абыстай булырлыгым юк, дип исәплим. Үзем өчен, гаиләм өчен өйрәнәм мин догаларны.
-Гаилә димәктән, Гөлсинә апа, Сезнең нинди гаиләдә үсүегезне дә беләсе килә.
-Мин 1941 елда Татарстандагы Минзәлә районының Бикбау авылында 5 балалы ишле гаиләдә дөньяга килгәнмен. Әтиебез Кирам исемле. Әтием сугышка киткәндә мин бер генә айлык булып калганмын. Ул әйләнеп кайтмады. Билгеле, мин аны хәтерләмим. Әнием Фатыйма исемле. Мин 7 кешеле ишле гаиләдә үстем. Җиденчесе – әбиебез. Ирем Разим бик әйбәт кеше булды. Аның белән бергә 30 ел тату гомер кичердек. Әнием дә, әбием дә миндә торды. Кинәт кенә мин ялгызым калдым. Балаларым үсеп буйга җитте һәм гаиләле булдылар. Әнием дә, әбием дә мәңгегә күзләрен йомдылар. Әнинең сабырлыгы, түземлеге миңа күчкәндер, мөгаен. Соңгы вакытларда әнинең күзләре сукырайды. Сукырлык безгә нәселдән килә. Өйдә беркайчан да тавыш чыкмады безнең. Балаларым да сабыр, итәгатьле булды. Улым Рамил югары уку йортын тәмамлады, өйләнде, эшкә керде. Алдыбызга аның фатир мәсьәләсе килеп басты. Кызым Эльвираның ире Андрей башка милләттән булса да, аны да татарча сөйләшергә өйрәттек. Балаларым бик әйбәт, тәртиплеләр. Оныкларым да күркәм холыклы. Пермьдә 3 нче курста укучы оныгым бар минем. Ул юлга чыкканда: "Әбием, миңа дога кыл”,-дип сорап тора гел. Бервакытны юлда автобуслары ватылган боларның. Ул телефоннан шалтыратып, минем дога кылуымны сорады. Мин дога кылып, 15 минут вакыт та үтмәгәндер, смс хәбәре килеп иреште. Анда "сработало” дигән бер генә сүз бар иде. Лилия кызым доганың сихри көченә ихлас күңелдән ышанып яши бүгеннән үк. Башка балаларым да динсез түгел. Мөселман бәйрәмнәрендә теге рус киявем дә килеп, мине котлый. Бәлешләр пешереп, мине үзләренә кунакка да чакыралар. Аларның бәйрәмнәрендә мин аны тәбриклим. Элек авылга кайткач, Андрейның татарчаны бик үк дөрес сөйләмәвеннән көлә иделәр. 3 ел элек авылга кайткач, инде аннан көлә алмадылар. "Юк инде, хәзер миннән көлә алмыйсыз. Мин татарчаны өйрәндем инде”,-диде аларга Андрей. Димәк, теләк булганда, русларны да татарчага өйрәтеп була. Балаларыма да, оныкларыма да азан әйттереп, исем куштырдым. Андрейның әнисе оныкларны чукындырырга теләгән иде. Мин алданрак азан әйттереп, исем куштырдым. Шулай итеп, барлык балаларым да мөселманнар минем. Улымның малаен да сөннәткә утырттырдым.
-Гөлсинә ханым, сигезенче дистәне ваклый башлавыгызга карамастан, иҗади чишмәгез әле дә ургылып агуын дәвам итә. Ничек вакыт табасыз барысына да?
-Элек шигырьләр язарга вакытым булмады: эшләдем дә эшләдем. 46 ел стаж белән пенсиягә чыктым. Аннары кинәт кенә эштән туктадым. Бер үзеңә нәрсә эшләмәк кирәк? 2002 елда беркөнне иптәш хатыным янына Чаллыга бардым. Шунда аның басылып чыккан шигырьләр китабын карап утырдым. Аннан кайтып барганда, илһамланып китеп, үзем дә бер шигырь яздым. Әниемә багышланган иде ул. "Сабырлык – сары алтын” дип атала бу әсәрем.
Ана сабырлыгы – сары алтын,
Салып булмый аны бизмәнгә.
Мәшәкатьләр белән онытабыз:
"Хәлең ничек, әнкәй?”-дияргә.
Авыр кайгы башка килгәч кенә
Искә төшә газиз Аналар.
Искән җилләр генә баштан сыйпый,
Сабыр булыгыз, дип балалар.
Ана сабырлыгы – сары алтын,
Алтыннардан кыйммәт бәясе.
Исән чакта кадерләрен белеп,
Бурычларны кирәк түлисе.
Бу тәүге шигыремне мин автобуста язып куйдым. Аннары елганың юлын буып торган буаны ерып җибәргәндәй, шигырьләрем агыла башлады. Көненә 3әр-4әр шигырь яза идем. Китте-китте. Туктый гына алмыйм. Бардага барып: "Китабымны чыгарасы иде”,-дидем. Алар: "Алып кил китабыңны, Гөлсинә апа, бастырып чыгарырбыз”,-диделәр. Башта Казанга мөрәҗәгать иткән идем. Алар кыйммәт тә сорадылар, кирәк дип тә тапмадылар. Ә Бардада шигырьләремне һәм "Яшәү өчен көрәш” дигән повестымны да яраттылар. Озакка сузмыйча, бер сүземне дә үзгәртмичә, "Каеннарым – сердәшләрем” дигән җыентыгымны нәшер итеп тә бирделәр. Аллаһының рәхмәтләре яусын баш мөхәррир Эльмарт Уразовка, мөхәррир, Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы Идият Әшировка. Мин Ижевск, Төмән, Кемероводагы татарча газеталарга да шигырьләремне җибәрәм. Алар әсәрләремне яратып кабул итә һәм бастырып та чыгаралар. Укучыларым төнлә дә, көндез дә шалтыратып, рәхмәт әйтәләр. Аллага шөкер, китабымны да яратып укыйлар. Бу хакта хәтта Петербургтан, Хакасиядән шалтыратып әйттеләр. Менә шулар миңа яшәргә көч бирә, тагын да дәртләнеп иҗат итүгә этәрә. Икенче китабым инде Барда типографиясендә чират көтеп ята. Аны Сабантуйлар узгач, бастырып чыгарырбыз диделәр. Бу җыентыкта "Яшәү өчен көрәш” дигән әсәремнең дәвамы булыр дип көтелә. Бу повесть минем тормышымнан алып язылган. Дингә дә ныгытып керәсе килә. Ә шигырьләрем күңелгә килүдән әле һаман туктамый. Без сәгать икедә иртәнге намазга тора идек. Хәзер тагын да иртәрәк уянабыз. Намаздан соң, сәгать ярым йоклап алам да, минем йокым туя. Мин үзем генә башка бүлмәгә чыгам да, иҗади эш белән шөгыльләнә башлыйм. Миңа рәхәт. Көндезен дә йокым килми. Йокым әз минем.
-Бикбауга кайтканыгыз бармы соң?
-Әйе, туган авылым Бикбауга кайтып йөрим. Анда яшәүче бертуган абыем Әкрамның хатыны вафат булгач, ярты ел шунда тордым. Көтү кудым, сыер саудым. Көтү куганда авыл кешеләре белән сөйләшә идем рәхәтләнеп. Алар белән гәпләшергә яратам мин. Сиксәннән узган карчыклар белән берәр җиргә утырабыз да, рәхәтләнеп сөйләшәбез. Алар үзләренең тормыш хәлләрен, башларыннан кичкәнне бәян кыла. Каләм иясенә ипи бит инде бу! Шул әбиләр белән аралашу миңа күп нәрсә бирә. Алардан мин үземнең нәсел тарихымны белдем. Әлегә хәтле Бикбаудагы ярты халыкның туганнарым икәнлеген белмичә йөргәнмен. Менә шул әбиләр аша мин 7 буын бабаларымны эзләп таптым һәм аларны язып алдым. Узган елда нәсел агачымны – шәҗәрәмне язып, балаларыма тараттым. Әле без барыбыз да исән идек. Соңгы ике ел эчендә Илдус абый белән Нәсимә апам вафат булды. Илдус абый Дмитровградта бер марҗага өйләнеп яшәде. Аның урыс зиратына җирләнүе барыбыз өчен дә зур фаҗига булды. Марҗа хатыны абыйны христиан йолалары нигезендә җирләтте. Без анда бара алмадык. Мин моңа бик борчылдым. Без муллалар нәселеннән бит. Бикбаудагы Әкрам абый бер җомга намазын да калдырмый.
-Сез Казаннан нинди тәэсирләр белән кайтып китәсез?
-Мин Казаннан күп уңай тәэсирләр белән китәм. Әлегә кадәр мондый кешелекле оешманы күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Адәм затына шулкадәрле мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булуны һәркем дә эшли алмый. Бирегә өйләрендә 4 почмаклы дивардан башканы белмәгән сукырлар килә. Алар күрми. Монда аларның күңел күзе күрә башлый. Алар әле кеше арасында йөрергә мөмкин икәнлекләренә ышанырга керешәләр. Үзара аралашалар, яшәү дәртләре арта. Алар биредә яңадан йөрергә, хәтта ашарга пешерергә өйрәнә. Мин карап тордым: әле күзе күргән кешеләрнең күбесе алар кебек тәмле итеп пешерә алмый. Бөтен кеше моннан биһисап күп файда алып китә. Бу оешма яшәсен һәм эшләсен генә инде. Мәрхәмәтле кешеләр булып торсын, әлеге оешмага булышсыннар иде. Күзләре күрмәүчеләрнең дә кешечә яшәргә хакы бар, лабаса. Алар да безнең кебек үк кешеләр. Биредә эшләүчеләрнең һәммәсенә – аеруча Татарстан мөфтие урынбасары, мәчетнең имамы Илдар хәзрәт Баязитовка, "Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка, Күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага, башка хезмәткәрләргә Аллаһының рәхмәтләре булсын дип телим.
-Гөлсинә ханым, бүгенге көндә иң зур максатыгыз нидән гыйбарәт?
-Мин икенче тапкыр килдем Казандагы "Сөләйман” мәчетенә. Төп максатым гарәп хәрефләрендәге Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәнүдән гыйбарәт. Мәҗлесләргә баргач, кайберәүләрнең изге китапны тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп укымауларын ишетеп, әрнеп утырам. Коръәнне Казан басмасы белән укуы җайлырак, гарәп басмасы белән укуы кыенрак. Мин һәркөнне иртәнге намаздан соң, "Ясин” һәм "Мөлек” сүрәләрен укырга тырышам. Иҗади эшчәнлегемне дә ташлый алмыйм әле. Коръән һәм шигырьләр миңа яшәргә көч һәм илһам бирә. Тагын бер теләгем шуннан гыйбарәт: июль аенда Казанның Серов урамында ачылачак яңа Тернәкләндерү үзәгенә килеп уку бәхетенә ирешеп буса иде.
-Гөлсинә апа, изге максатларыгызның тормышка ашуын һәм дә иҗади чишмәгезнең саекмавын, һәрчак ургылып торуын теләп калам.
Әңгәмәдәш – Хатыйп ГӘРӘЙ
Рәсемдә: уң яктан беренче - Гөлсинә Фәсхетдинова