Фәрит әфәнде, Татарстан Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан, сәяси җыелышлар, чаралар узды. Аны якларга омтылыш булу сизелде. Сез моны депутат һәм җәмәгат эшлеклесе буларак ничек кабул итәсез?
Иң башта форсаттан файдаланып, Конституцияне кабул иткән дәүләт эшлеклеләрен, депутатларны һәм Татарстан халкын, шулай ук чит регионнарда яшәүче милләттәшләребезне татар халкы өчен әһәмиятле булган бәйрәм белән котлыйм. Татарстанның үзенә аерым дәүләт законы кабул итүе зур тарихи вакыйга булды. Дөрес, соңгы елларда аңа бераз үзгәрешләр кертелде. Әмма барыбер ул үз көчендә калып, эшләп килә. Милли мәсьәләгә килгәндә, Конституциянең 14 маддәсендә Татарстан чит төбәкләрдә яшәүче татарларга ярдәм итә ала, диелгән. Шуңа бүген дәүләт татарлар өчен күп эшләр башкара. Чит төбәкләрдә булганда шунысы күзгә ташлана: татарлар Казан өчен горурлана, аны туган йортлары кебек кабул итә. Татарстанның абруе зур булу шатландыра. Алга таба Татарстанны Россиягә танытырга, Казанны белмәгән кешеләргә, бигрәк тә татар яшьләренә, күрсәтергә кирәк.
Хәзер Татарстан зур дәрәҗәгә җитте, Аллага шөкер, халык та начар яшәми, сәясәт тә бара, Универсиада килеп җитә. Универсиада Татарстанны гына түгел, ә бөтен татар халкын дөньяга тагын бер тапкыр танытып, һәрбер татар кешесе тагын бер тапкыр үз милләте белән горурланырга этәргеч бирәчәк. Универсиадага читтәге татарлар да килер, әби-баба нигезе белән танышыр, тарихларын, каян китеп, кая барганнарын белеп китәр. Бу зур эш булачак.
Фәрит әфәнде, Бердәмлек көненә фикерегез ничек? Халыкларга ничек берләшергә?
Булганына шатланырга кирәк. Иң мөһиме - тынычлык кирәк. Кычкырып йөргәнче, эшләргә кирәк. Урамдагы татар тавышын Мәскәү барыбер ишетми. Шуңа акыллы сәясәт алып барырга кирәк. Мәскәү безнең яхшы якларны гына күрергә тиеш. Татарстан Мәскәүгә үрнәк, татарлар исә милли бердәмлеген күрсәтерсә яхшы булыр. Без шул максатта эш алып барыйк. Бердәмлек көне бер генә көндә искә алынмаса иде.
Казан оешмасы Бердәмлек көнен ничек билгеләде?
Оешманың яшьләр бүлеге урманда хәрби уеннар оештырды. Татар яшьләр физик яктан та көчле булырга тиеш. Анда 100 ләп егет катнашты.
Соңгы вакытларда сәясәткә килергә теләгән бизнесмен Михаил Прохоров милли республикаларны бетерергә чакыра. Аңа җавабыгыз бармы?
Бу аның пиары гына, бу сүзләр үз фикере дә түгел. Элек Жириновский шундыйрак сүзләр әйтә иде. Хәзер моның нәтиҗәсе күренә – Татарстанда аны хөрмәт итмиләр, ул җитәкләгән ЛДПР партиясе Татарстанда эшләми. Прохоров та шул юлдан китсә, аны да шул көн көтә. Президент сайлавында катнашканда фикерләре милләтләргә каршы түгел иде, хәзер аңа карата халыкның фикере начарайды. Аның сүзләре Минтимер Шәймиевкә дә ошамады. Нинди генә сәясәтче нәрсә генә сөйләмәсен, Татарстанның әле үз фикере бар, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бар. Аларның милли мәсьәләгә караган сүзләре бик саллы, аңа Россияда колак салалар. Мисал өчен, Минтимер Шәрипович милләт, башка халыклар өчен күп эшләде, ә Прохоров сүз белән генә уйный. Ни өчен Минтимер Шәймиев аңа каршы чыкты? Чөнки ул эшләп күрсәткән кеше. Прохоровның чыгышы аның эшен таптау кебек булып чыкты. Михаил Прохоров сәяси плюс алам дип, сәяси минус алды. Прохоровка киңәшем шул — аның акчасы күп, аның бер өлешен милләтен, динен күтәрү өчен тотсын.
1 декабрьгә кадәр Россиянең милли стратегиясе кабул ителергә тиеш. Сезнеңчә, ул нинди булырга тиеш?
Россия – күпмилләтле һәм күпдинле ил. Стратегия шушы күптөрлелекне исәптә тотып, төзелергә тиеш. Әгәр аның бер милләте генә дә юкка чыкса, ул башка Россия булачак. Шуңа күрә һәрвакыт әйтәм: татарлар үз милләтен үстерү өчен тырышырга, аның өчен эшләргә тиеш. Татарлар барлык халыклар белән дус булу, тынычлыкта яшәү турында уйлый һәм ул шулай да. Әлбәттә, татар бетсә, урыслашса, башка халыклар да шулай булса, Россия ярлыланачак. Шуңа безгә руслы, татарлы һәм башка милләтләре булган Россия кирәк.
Фәрит әфәнде, декабрь аенда Бөтендөнья татар конгрессы җыены якынлаша. Халык арасында конгрессның яңа рәисе сез булачак дигән сүзләр йөри.
Барысы да Аллаһ кулында һәм халык ихтыярында. Милләт өчен һәрвакыт нидер эшләргә кирәк, мин шунсыз булдыра алмыйм. Аннан Татарстанда икътисад, бизнес юнәлешендә эшләүче егетләр күп, ә менә милли як өчен тырышучылар күп түгел. Бу бушлыкны тутырырга кирәк.