Борбаш шәкертләре - имам! Тәравих намазын алып баралар.

«Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фондының Борбаш пансионатында (Балтач) өлкән сыйнфлардагы шәкертләр авыл мәчетендә тәравих намазларында имам булып катнаша. Алар җомга да оештыра. 

БӘЙЛЕ
2023 Апр 17

«Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фондының Борбаш пансионатында өлкән сыйныфлардагы шәкертләр авыл мәчетендә тәравих намазларында имам булып катнаша.

Фотода — пансионат укучысы Хадиев Рәсул тәравих намазын алып бара.

Тәравихлар җылы, туганҗанлы атмосферада уза. Балалар да, яшүсмерләр дә, авыл картлары да дус яши.

Борбаш авылындагы уртак чаралар пансионат укучыларында имам эше һәм дини уку йортлары белән кызыксыну уята. Борбаш пансионатының асыл максаты – динчеләр әзерләргә ярдәм итү булып та тора.

Пансионат — «Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты. Ул күп балалы, юксыл гаиләләрдәге малайларны дини рухта тәрбияли. Пансионат шул биналар янында гына яшәүче, Татарстан җөмһүриятенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлый ярдәме һәм күзәтүе астында эшли. 

Сез дә бу изге эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен түбәндәге адрес аша да матди ярдәм итеп була: https://yardemfond.ru/zakyat/


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе