Линар Якупов: «Хәләл паркына инвестициянең күләме 150 млн сум тәшкил иткән»

«Балтач» хәләл паркы Татарстанда 19 ноябрьдә ачыла. Бу Россиядә урта һәм кече эшмәкәрлек, хәләл-индустрия белән шөгыльләнүчеләр өчен беренче проект. Бу

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 20

«Балтач» хәләл паркы Татарстанда 19 ноябрьдә ачыла. Бу Россиядә урта һәм кече эшмәкәрлек, хәләл-индустрия белән шөгыльләнүчеләр өчен беренче проект. Бу хакта тулырак итеп ИФК «Линова» ширкәтенең башлыгы, Халыкара финанс оешмалары белән мөнәсәбәттә тору буенча ТР Президенты каршындагы Советның әгъзасы Линар Якупов сөйләде.

Проектның төп максаты — шәхси һәм фермер хуҗалыклары җитештергән авыл хуҗалыгы ризыкларын эшкәртү, ислам кануннары буенча авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүче эшмәкәрләргә шартлар булдыру. Парк әгъзалары хәләл стандарты буенча хәрам азыклар катышмаган төрле ризыклар җитештерергә ниятли.

- Линар әфәнде, хәләл парк оештырганда кайсы илләрнең тәҗрибәләрен кулланасыз?

- Соңгы арада хәләл парклар төзү фикере мөселман илләренә генә түгел, ә башка дәүләтләргә дә таныш. Бигрәк тә Малайзиядә бу киң үсеш алган, шуңа күрә Казан оешмасы,  беренче чиратта, Малайзия тәҗрибәсен күздә тоткан. Башка илләрнең дә тәҗрибәләрен күздә тотсак да, асылда Малайзия тәҗрибәсен алдык. Без Малайзия тәҗрибәсен коры гына түгел, ә Татарстан шартларына яраклаштырып кабул иттек. Бу илдә хәләл парк меңләгән гектарларга сузылса, Татарстан өчен 4 гектар гына алдык. Алга таба бу изге эшкә чит өлкә вәкилләрен дә чакырырбыз.

- «Балтач»ны нинди максатлар белән төзедегез?

- Без хәләл секторны индустрия буларак кабул итәбез. Монда берничә мәнфәгатьләребез кисеште. Беренчедән, парк район үзәгендә урнашкан, ул өстәмә эш урыннарын булдыруда ярдәм итәр. Бүген район үзәге авыл булган районнарда күп кеше эшсез утыра, халык, эш эзләп, Казанга күченергә һәм анда түбән хезмәт хакы белән эшләргә мәҗбүр була.

Икенчедән, авыл хуҗалыклары болай да азык әзерләүдә зур авырлыклар кичерә. Аны сату белән логистикада да зур кыенлыклар туа. Бу мәсьәләләрне хәл итәргә без үзебезнең резидентларыбызга булышырга тиешбез.

- Ягьни, сез үзегезнең резидентларыгызга аутсорсинг хезмәтен күрсәтәсез?

- Әйе, боларга әзер продукцияне сату, тиешле мәгълүмат бирү, оешмаларны административ-хуҗалык ягыннан тәэмин итү, территорияне саклау, хисапчылык һәм хокукый яктан хезмәт күрсәтү керә.

Казан янында урнашкан «Q-парк» логистик үзәгендә махсус хәләл хаб төзелгән. Хәләл паркта әзерләнгән азыкны аның аша сатарга җыенабыз. Әлеге парк авыл хуҗалыкларына ярдәм итүче төп терәккә әверелергә тиеш.

- Бу проект буенча кергән инвестициянең күләме күпме?

- Инвестицияләрнең гомуми күләме 150 млн сум тәшкил итә.

- Паркның резидентлары кемнәр?

- Беренче резидент «Балтач ит ризыклары» ҖЧШ, ул үзенең эшен 19 ноябрьдә башлап җибәрә. Ул «Балтач ит йорты» бренды астында эшләр. Гомумән, безнең паркны үстерү буенча зур максат куябыз. Резидентлыкка урта һәм кече эшмәкәрләр генә түгел, ә чит ил эшмәкәрләрен дә җәлеп итәрбез. Киләсе елдап башлап ике чит ил оешмасы үзенең эшләрен башларга тели. Аларның һәрберсе дә 15әр млн сум инвестицияләргә җыена. Алар ит ризыкларын җитештерерләр.

- Ислам кануннары буенча урта һәм кече эшмәкәрлекнең хәле ничек булыр, дип көтелә?

- Минемчә, Татарстан тагын шундый 2-3 парк булдыруга мохтаҗ. Бу җөмһүрияттә урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү буенча зур терәк булырга тиеш. Безнең проекттан икътисадый яктан зур файдалар килер, дип көтелә. Малайзия вәкилләре белән дус булу да өметебезне арттыра. Шулай да, бу эшкә Татарстан хакимияте дә күз салсын иде. Газ һәм электрны кулланган өчен түләүгә ташламалар булсын иде. Бу оешмаларның үсешләрен генә тәэмин итәр.

Виктория ОСИНИНА

Tatcenter.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе