Гашурә көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза Мөхәррәм аенда тотылган уразадыр”, - дип билгеләп үтә. Икенче бер хәдисендә: “Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”, - ди.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 07. Фото:dumrt.ru

Мөкатдәс мөхәррәм аенда бер олы көн – Гашурә көне бар. Ул мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 11 нче октябрьгә туры килә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам, Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Яһүдләр: "Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам аларга: "Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”, - дип җавап биргән.

Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Гашурә көнендә башка күп кенә бөек вакыйгалар да булган. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәламне яралткан, Нух галәйһиссәламнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәлам туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әюб галәйһиссәлам авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәлам олы дәрәҗәләргә ия булган һ. б.

Иң хәерлесе – рәттән өч көн ураза тоту. Мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнән: "Мөхәррәм аеның Гашурә көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: "Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән. Шулай ук бу көнне сәдака өләшү, сабыйларны, якыннарыңны сөендерү, Коръән сурәләре, догалар уку саваплы гамәлләрдән санала", - дип хәбәр итә дин әһелләре.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе