Мөкатдәс мөхәррәм аенда бер олы көн – Гашурә көне бар. Ул мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 11 нче октябрьгә туры килә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам, Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Яһүдләр: "Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам аларга: "Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”, - дип җавап биргән.
Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Гашурә көнендә башка күп кенә бөек вакыйгалар да булган. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәламне яралткан, Нух галәйһиссәламнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәлам туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әюб галәйһиссәлам авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәлам олы дәрәҗәләргә ия булган һ. б.
Иң хәерлесе – рәттән өч көн ураза тоту. Мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнән: "Мөхәррәм аеның Гашурә көнендә ураза тотсаң нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: "Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән. Шулай ук бу көнне сәдака өләшү, сабыйларны, якыннарыңны сөендерү, Коръән сурәләре, догалар уку саваплы гамәлләрдән санала", - дип хәбәр итә дин әһелләре.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел