Гарасат мәйданында аяк сызламасын өчен тәравих намазы укырга кирәк

Гарасат мәйданында аяк сызламасын өчен тәравих намазын укырга кирәк

БӘЙЛЕ
2012 Июл 31
Гарасат мәйданында аяклар сызламасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Менә шушы Рамазан аендагы тәравих намазлары аякларны гарасат мәйданында басып торуга әзерләү икән!

Коръәндә Аллаһ әйтә: бөтен барлыкны җыям да гарасат мәйданы ясыйм, ди. Шушы мәйданда бөтенебез дә тезелеп басачакбыз да, хөкемебезне 40 ел көтәчәкбез. Моннан берәү дә котылмый. Аллаһ кояшны түшәм биеклегенә төшереп куячак – баш миләре кайнап юкка чыгып, кире яңадан ясалып, янып 40 ел буе басып торачакбыз. Хәзер менә шушы мәйданда кояш якынайтылгач – хөкем башлангач – җәннәттән рәхмәт фәрештәләре зиннәтле касәдә җәннәт ризыклары алып чыгып, бер төркем халыкны сыйлар, ди. Бу сыйланган, ашаган, эчкән кешеләрнең кырык ел буена ашыйсылары, эчәсе килми икән. Болар кемнәр? Алар - Аллаһ ризалыгына өмет итеп, ураза тотучылар. Быел беренче елымны тотам, Аллаһ ризалыгын казану өчен бер генә атна булса да, тотып карыйм диючеләр.

Тагын бер төркем халык булачак, кояшның кызуыннан саклый торган махсус баш киеме алачаклар. Бөтен кешенең баш мие кояш кызуында кайнап чыкканда, бу кешеләрнең башында гаҗәеп бер баш киеме булачак. Болар — дөньяда тәһарәт алып яшәүчеләр. Тәһарәт алганда игътибар иткәнсездер, барыбыз да мәсих кылабыз. Шушы мәсих белән без үзебезгә гарасат мәйданында кияргә башлык тегәбез икән. Шуңа күрә мәсихны тәфсилләп алырга кирәк. Болар барысы да дини китапларда язылып килә, әмма бер нәрсә әйтелми кала, игътибар белән тыңлагыз да, башкаларга да сөйләрсез.

Менә без Чаллыдан Актанышка кайткан автобуска көчкә-көчкә генә эләгәбез дә, йөртүчесенә акча төртеп булса да, автобус эчендә калабыз, утырырга урын юк, баскыч төбендә басып кына торабыз. Азрак баргач, алан-ялан каранып, утырыр урын эзли башлыйбыз. Гәҗит җәеп булса да, баскыч төбенә утыру ягын карыйбыз. Ә гарасат мәйданында кырык ел басып кына торачакбыз. Анда тегендәрәк барып утырыйм әле диеш юк, басып кына торасың. Хәтта чыккан тирең дә таралмый, муеныңа кадәр быкырдап басып торасың шуның эчендә. Аяклар бик нык кына сызлый икән. Гарасат мәйданында аяклар сызламасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Менә шушы Рамазан аендагы тәравих намазлары аякларны гарасат мәйданында басып торуга әзерләү икән! Мин сезне барыгызны да кочып, яратып, туган итеп сорыйм, килегез, әзерлик үз аякларыбызны гарасатка, тәравих намазларын кылыйк!

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе